+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 август 2023, 05:20

Муса Гәрәев варислары сынатмый!

Илеш районының Бишкурай авылы кешеләре махсус хәрби операция зонасында да, тылда да чын ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә.

Муса Гәрәев варислары сынатмый!Муса Гәрәев варислары сынатмый!
Муса Гәрәев варислары сынатмый!


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә неонацистлар янә баш калкыта. Ватаныбызның иминлеген саклар өчен ир-егетләребез кулларына корал алырга мәҗбүр. Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә иң батыр йөрәклеләре тыныч күгебезне саклар өчен ил сагына басты. Илеш районының Бишкурай авыл биләмәсендә яшәүче ир-егетләребез арасында да андыйлар байтак. Билгеле булуынча, әлеге җирлектә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, Социалистик хезмәт Герое Хәләф Гыйльданов туган.

– Үз геройлары үрнәгендә тәрбияләнеп үскән бишкурайлылардан күп кенә ир-егетләр, махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, Ватаныбыз сагына басты. Өлешчә мобилизация буенча китүчеләр дә бар. Берничә көн элек кенә тагын бер авылдашыбыз контракт буенча хезмәткә барырга теләк белдерде, – ди Бишкурай авыл биләмәсе Советы башлыгы Илвир Хәмидуллин.
Яугирләрнең гаилә әгъзаларының хәле белән дә кызыксындык.
– Яугирләрнең гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сорау яки үтенеч белән мөрәҗәгать итсәләр, ярдәм итәбез. Күптән түгел генә бер гаиләгә утын әзерләп бирдек, – ди Илвир Кыягап улы.
Яугирләр кыска вакытлы ялга кайткач, алар белән очрашулар да үткәрелгән. Бу очрашуларда яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, туган илебезне ярату, аны саклау хакында сүз алып барылган.
Әйткәндәй, Муса Гәрәев исемендәге Бишкурай урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә күп көч сала. Монда ел әйләнәсенә шушы юнәлештә төрле дәресләр, тематик чаралар, фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла.
Мәктәпнең икенче катында урнашкан тулы бер зал легендар якташларына багышланган. Монда “Муса Гәрәевның хәрби дан музее” эшли, Геройның бюсты да урнаштырылган. Иләкшиде авылында Муса Гәрәевка стела куелган. Аның тирә-ягы һәрвакыт тәртиптә тотыла. Таш-чишмә авылында урнашкан йорт-музеена да экскурсияләр даими рәвештә оештырыла. Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында да бишкурайлылар актив катнашты, аны зурлап үткәрде.
– Бишкурай авыл биләмәсенә караган торак пунктларда яшәүчеләр һәрвакыт тырыш, уңган, бердәм булдылар. Бүген дә авылдашлар илебезгә янаган афәткә каршы бердәм рәвештә калкан булып басты. Яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда да һәркем актив катнаша, үз өлешен кертә, – ди Бишкурай авыл биләмәсе Советы башлыгы Илвир Хәмидуллин.
Әйе, ата-бабаларыбыз илебезне фашистлардан азат иткәндә дә фронттагылар белән тылдагылар бердәм булганга күрә бөек Җиңүгә ирешелгән. Бүген дә “Бердәмлектә – көч!” дигән әйтем бик актуаль булып кала.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Бишкурай авылы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас