

“Атайсал – кече ватаным” проекты кысаларында изге эш-гамәлләрнең киң колач белән башкарылуын күз алдыннан үткәрә башласаң, күңелләрне республика халкы нәкъ шундый проектларның тәкъдим ителүен дәррәү күтәреп ала дип, шатлык били. “Атайсал” – барыбыз өчен дә изге сүз. Ата-бабаларыбыз нигезе – ул күпләрнең туган төяге. Туган төягебездә яшәгән халкыбызның тарихын, мәдәниятен, тормыш дәрәҗәсен югары күтәрү күпләргә туган авылыңның киләчәге матур булсын өчен бергә көч салуны аңлата кебек. Эш урыннары булмау сәбәпле яшьләрнең авыллардан китүен, мәктәпләр ябылуны һәм авыл халкының яшәү дәрә-җәсе шәһәрнекеннән күпкә аерылып торуын, ягъни авылларның бетүгә йөз тотуын исәпкә алсаң, “Атайсал” проектының төптән уйланылып тәкъдим ителгән проект булуын аңлыйсың.
Авылның киләчәге яшьләр кулында, моны беркем дә инкарь итми. Яшьләргә авылда яшәү өчен көнкүреш шартларының шәһәрнекеннән ким булмавы кирәк. Соңгы елларда төрле проектлар кысаларында авылларда башкарылган эшләр күләме шактый сизелерлек: мәдәният йортлары, мәктәпләр төзелү, ремонтлану, авыл халкының су, газ, асфальт юллар, урам утлары белән тәэмин ителүе, спорт мәйданчыклары булдырылу авылларда яшәеш шартларының яхшыруын күрсәтә.
Соңгы елларда күп җирләрдә “Якташлар” оешмасы төзелү, аларның әгъзаларының кайчандыр туып-үсеп, белем алган авылына ярдәм йөзеннән бик күп проектларда катнашуы – бик матур күренеш. Әйе, моңа кадәр авылларга сагынуыбызны басар өчен, шатлыкларыбыз белән уртаклашу максатында кайткан булсак, хәзер туган якларга карата карашларыбыз башка дәрәҗәгә чыкты. Авыл нәрсәгә мохтаҗ, мин яисә якташлар белән җыелып, нинди дә булса ярдәм күрсәтә аламмы – нәкъ менә шундый сораулар борчый күпләрне.
Күптән түгел халык республикабызның төньяк-көнчыгышында, табигатьнең барлык чагу матурлыгын үзенә туплаган Салават районының Лаклы авылында Бөек Ватан сугышы, локаль сугыш ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышлап төзелгән обелиск ачу тантанасына җыелды. Авыл халкының үз куллары белән булдырган хезмәт матурлыгын күрергә һәм аларның уңышлы башкарып чыккан эшләре өчен куанычлы хисләр кичерергә – зур тантанага бик күп якташлар җыелды. Һәйкәлләр – илебез тарихының чагылышы. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Икенче Бөтендөнья сугышы башланган көн тарихка илебез халкы өчен иң каргышлы көн булып кереп калган. Лаклы авылыннан сугыш яланында батырларча башларын салган, сугыштан кайтып, яралардан вафат булган 446 яугирнең исеме теркәлгән бу һәйкәлгә. Шул ук вакытта аерым стелаларда локаль сугышлар яугирләре, сугыш чоры балаларының исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган. “Таштагы хәтер” дип атар идем мин мондый һәйкәлләрне.
Сугышта һәлак булганнарның балалары, оныклары, туруннары, туганнары яшьле күзләрен һәйкәлгә төбәгәннәр. Аларның әтиләре, бабалары, туганнарының исеме, сүнмәс даны алар һәм авылдашлар янына бу көнне авыл уртасында калкып чыккан таш һәйкәл булып кайтты.
Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов чыгышында халыкның үз авыллары тарихына сакчыл карашта булуы, күп төбәкләрдә батырларын, ата-бабаларын данга күмеп, авылның иң уртасында һәйкәлләр төзеп ачу тантанасын бергәләп үткәрүләре турында сөйләде. Беркемне дә битараф калдырмады тантаналы митингта яңгыраган чыгышлар.
Балачактан хәтердә калган бер матур күренешне искә алам: Лаклы авылында 9 май – Җиңү көне. Урамнарда һәр тарафта орден-медальләр чыңы. Урам буйлап митингка баручы ветераннар килә. Сокланмаган кеше юк аларга: җиргә Җиңү алып килгән батырлар! Ни кызганыч, бу данлы чыңнар еллар үткән саен сирәгәя бара. Туган илебезне фашизм коллыгыннан азат иткән яугирләр безнең әтиләребез, бабайларыбыз, күршеләребез, укытучы абый-апаларыбыз иде. Без – алар үрнәгендә тәрбияләнеп үскән буын.
Туган илне ярату тойгысы безгә алар сугыш вакытында көрәшеп алган һәр метр җир, азат иткән һәр шәһәр, авыл аша сеңеп керде. Туган ил өчен алар утларга керде, суларга төште, танкларда янды, самолетларда шартлады, ләкин Туган илебезне саклап алып калды. Киләчәктә мондый сугышлар Җир шарында башкача кабатланмасын өчен. Илебездә сугыш уты кабынганга быел 82 ел тулды. Ерагая бара аралар, онытыла бара яралар, дип әйтәбез бүген. Сугыш дигән афәтнең нинди куркынычлар, бәла-казалар, ачлык-ялангачлык, ятимлек, җимереклекләр алып килүен күпләр инде оныта башлады кебек. Орден-медальләр сандыклардан бүгенгедәй митингларга барыр алдыннан алына. Хәзер алар оныклар, туруннар, сабый балалар кулында чыңлый, ә үзләренең исемнәре – һәйкәлләрдә.
Яугирләр исемен озак еллар һәйкәлләрдә балкып торырлык уеп язган батырлар бүген дә яши безнең арада. Лаклы авылының биш ир-узаманы Әбүзәр Габбасов, Ринат Насретдинов, Рәдис Логманов, Кагяб Хәйретдинов, Илгиз Нигъмәтҗанов авылдашлары алдында чын батырлык үрнәге күрсәттеләр. Ветеран укытучы Светлана Хәйретдинова, көнне төнгә ялгап, ал-ял белмичә эшләгән бу егетләрнең җитәкчесе булып, ничә ай шушы изге, мактаулы эш белән мәшгуль булды. Тантанада Светлана Рәгыйб кызына һәм һәйкәлнең архитектурасын башыннан азагына кадәр уйлап, яугирләрнең исемнәрен барлап, мәрмәр ташка Чиләбе өлкәсендә яздырып алып кайтуны оештырган егетләргә авыл халкы тарафыннан чын йөрәктән рәхмәт сүзләре яңгырады.
Пермь шәһәрендә яшәп, туган ягының берничә авылында обелиск эшләү тәҗрибәсен туплаган полковник Адик Шәриповның сүзләрен дә телгә алды тантанада Светлана. Ул болай дигән булган: “Беләсезме, егетләр, һәйкәлне яңартасы иде авылда. Сез – яугирләрнең уллары, кызлары. Сез дә тотынмасагыз, киләчәк буын рәнҗер сезгә”. Шул сүзләр җиткән оештыру тәҗрибәсе бай булган ветеран укытучыга. Эшне алып барып чыгардай егетләрне туплый башлаган, төзелеш институтын тәмамлаган, гомер буе төзелештә эшләгән, бүген лаеклы ялда булган Әбүзәр Габбасов белән сөйләшкән. Күпмедер вакыт эчендә ышанычлы биш ир-егеттән торган бригада төзелгән. Шунысы да алдан ук килешенеп куелган: обелиск төзү эше башыннан азагына кадәр өмә белән башкарылырга тиеш!
Шуннан соң иганә акчасы җыю мәсьәләсендә Светлана ханым Лаклы авылы кешеләренә, читтә яшәүчеләргә мөрәҗәгать артыннан мөрәҗәгать җибәрә башлаган, халык арасында аңлату эшләре башланган. Халыкны кузгату, аның ышанычын яулау өчен зур көч куярга кирәк булган гомер буе депутат, Хатын-кызлар советы рәисе эшен дә башкарган Светланага. Һәр эш авыл хакимияте башлыгы белән килешенгән. Укытучылар Людмила Зиннурова һәм Гөлфирә Габбасова шунда ук бу мәсьәләдә ярдәмгә килгән. Мәсәгуть педколледжында гомер буе математика укыткан Лидия Әхтәмова гаиләсенең беренчеләрдән булып 79 мең 500 сум җибәрүе Светлана Рәгыйб кызына канат куйган. Полковник Адик Мәкки улыннан да 15 мең сум килеп кергән. Шулай итеп боз кузгалган, авыл халкының да башланган эшнең барып чыгачагына ышанычы арткан.
Бер-бер артлы өмәләр үткәрүне дә үз өстенә ала Светлана. Авылдашлары арасыннан Руслан Вахитов, Арсен Хафизов, Ришат Нотфуллин, Фларис Логманов, Илдус Кашапов төзелеш эшләренә һәрвакыт ярдәм иткән. Парк күңелле өмәләр белән кайнап торган ул көннәрдә. Соңгы өмәгә – һәйкәл янына чәчәкләр утыртуга хатын-кызлар җыелган.
Әтиләре, сугыш ветераны Якуп абыйның истәлеген зурлап, гаиләсе белән һәйкәл ачу тантанасына килгән 100 яшьлек Лидия Якуп кызына аеруча көчле алкышлады тантанада Лаклы халкы. Туганнарның, читтә яшәүчеләрнең онытылмас очрашу мизгелләре, күңелләрендә булган рәхмәт сүзләрен җиткерүләр, котлаулар, җылы сүзләр, бүләкләр – барысы да булды тантанада. Беренчеләрдән булып стела төзүне тәкъдим иткән полковник Адик Мәкки улы, Лидия Якуп кызы гаиләсе, Малаяздан язучы Адик Закиров, Лида Галләмова, Илештән кунакка кайткан минем, укучы балаларның чыгышларын авыл халкы алкышлар белән кабул итте.
Горур, шат бүген Лаклы авылы халкы. Авылга кем генә кунак булып килсә дә, менә без ничек яшибез дип алып барыр түрләре бар хәзер аларның. Иң зур урамда авыл уртасында яңа мәктәп, мәдәният йорты, авыл хакимияте бинасы, мәчет янында яңа һәйкәл балкый! Бу һәйкәл бердәмлекнең зур көч икәненә, батырлыкка мәдхия җырлап, бик озак еллар балкып торсын!
Һәйкәлләрне җансыз, дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәйкәлләрдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә елау хас түгел!
Мәрьям ШӘМСИЕВА.
Илеш районы,
Торачы авылы.