Якташларыбызның махсус хәрби операция зонасында кылган батырлыклары турында ишетеп торабыз. Егетләребез, чыннан да, сынатмый. Шунысы шатлыклы, бүген алар гаиләләре белән даими элемтәдә тора. Якыннары аларның исән-имин, Җиңү белән кайтуларын көтә.
Балтач районы үзәгендә урнашкан йортның капкасын ачып керү белән анда шау чәчәккә төренгән ихатага игътибар иттем. Зәвык белән бизәлгән ишек аллары ук биредә тырыш кешеләр яшәвенә ишарәли. Шунда ук балалар өчен комлык, таган күзгә чалынды. Таганда яшь хатын балалары белән көлешә-көлешә атынып утыра иде. Бер ягында ике кечкенә бала, икенче ягында тагын икәү...
– Тормыш иптәшем белән 2011 елда таныштык. Бер ел очрашып йөргәннән соң, ул армиягә китте. Бер ел хезмәт иткәннән соң, контракт буенча хезмәт итәргә калырга теләгән иде – мин каршы төштем. Сөйгәнемне тизрәк үземнең янга кайтарасым килде, – дип сүз башлады Ирина.
Менә шулай башланган бу күркәм гаиләнең мәхәббәт тарихы. 2014 елда алар гаилә кора. Гаилә башлыгы район үзәгендә эшкә урнаша, ә Ирина бер-бер артлы 4 балага гомер бирә.
– Тормыш иптәшем бала җанлы кеше, туган илебезнең чын патриоты. Украинада булган хәлләргә дә битараф кала алмады. Мобилизация башлангач та контракт буенча китәргә теләде, әмма без – күпбалалы гаилә булгач, аның бу теләгенә каршы килделәр. Һәм менә әлегә кадәр анда бару теләге белән кирәкле бусагаларны таптады ул, – ди хатын.
Чыннан да, бу ир-егет һәрвакыт алдына куйган максатларына ирешеп өйрәнгән. 17 июльдә Уфага килеп, контракт буенча хезмәткә бару өчен кирәкле документларны тутырып кайткан ул.
– Дөресен әйткәндә, тәүдә аны бу уеннан кайтарырга тырыштык. Әнисе дә, туганнары да аның өчен бик борчылдык. “Мин балаларымның тыныч яшәвен телим. Миңа каршы килмәгез”, дигәч, килештек, – ди бүген бишенче бәбиен көтүче Ирина.
Хатын тормыш иптәше белән даими бәйләнештә торуын белдерә. Әлеге вакытта ул тәэминат ротасында хезмәт итә.
– Тормыш иптәшем киткәнче үк безгә фотолар җибәрмәячәген белдерде. Курчалый инде ул безне шулай. Сөйләшкәндә һәрвакыт күтәренке рухта булуын белдерә. “Минем улым үсә. Үскәч, ул миннән әлеге конфликт турында сораша башласа, ничек җавап бирермен? Башкалар илен яклаганда, мин дә монда булырга тиеш”, дип гел кабатлады, – ди ире турында Ирина.
Әлеге вакытта хуҗабикә балаларының кайсын – мәктәпкә, кайсын балалар бакчасына әзерләү белән мәшгуль. Аңа ярдәм итәргә иренең туганы килеп йөри.
Әниләре белән сөйләшкән арада кечкенә 3 кыз һәм бер малай безнең үзебезне генә калдырды. Зурраклары инде әниләренең ярдәмчеләре. Зур кызлары быел 3нче сыйныфка бара. Икенчеләре – 1 сентябрь көнне беренчегә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Ә ике бәләкәч әлегә балалар бакчасына йөри. Аларның үзара тату, дус булулары әти-әниләренең тәрбия җимеше, билгеле.
Чыннан да, үз иленең чын патриоты булганнар балаларын да үз үрнәгендә тәрбияли. Бу яшь гаиләнең бердәмлегенә сокланмау мөмкин түгел. Киләчәкләре тагын да якты булсын аларның!
Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.