+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 август 2023, 12:55

Уфада Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт узачак

Уфаның Совет мәйданында «Геройлар вакыты» патриотик җыр конкурсы узачак.

Уфада Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт узачакУфада Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт узачак
Уфада Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт узачак


27 августта Башкавдивизиянең легендар командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның туган көне билгеләп үтелә. Традиция буенча Уфаның Совет мәйданында бу дата хөрмәтенә «Геройлар вакыты» дип аталучы патриотик җыр конкурсы узачак.

26 августта 18.00 сәгатьтә Совет мәйданында «Геройлар вакыты» Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының ярымфиналы һәм Гала-концерт узачак. Конкурс жюриен Русиянең атказанган артисты Ольга Кормухина җитәкләячәк, ул кичә ахырында концерт программасы белән чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасында 2023 елның 15 июненнән 2023 елның 15 августына кадәр «Геройлар вакыты» II Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы узды.
2023 елның 16 августында з. Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында сайлап алу этабы онлайн режимда узды.

Конкурска Русиянең 22 төбәгеннән өч номинация буенча 403 гариза килгән.

Катнашучыларның географиясе дә киң: ЛХР, Белгород, Төмән, Тамбов, Ростов, Владимир, Ырынбур өлкәләре, Татарстан, Дагстан, Хакасия, Марий Эл, Адыгея, Чуваш республикалары, Приморье, Ставрополь крайлары, Санкт-Петербург, Архангельск, Мәскәү, Краснодар, Владивосток һәм Башкортстан Республикасы. Финалга Русиянең 17 төбәгеннән 58 композиция узды.

27 августта 17.00 сәгатьтә Совет мәйданында программа рәсми өлештән башлана — почетлы каравыл, байраклар чыгару, бүләкләү тантанасы.
Мәйданда концерт программасы рәсми өлештән соң дәвам итәчәк. Программада җиңүчеләр белән беррәттән чакырылган артистлар да катнашачак: алар - җырчы Мәрьям Мирабова, театр һәм кино актеры, җырчы һәм композитор Иван Замотаев, Русия Композиторлар берлеге әгъзасы Игорь Демарин, Русиянең атказанган артисты Варвара, актер, композитор, продюсер һәм җырчы Глеб Матвейчук, халыкара конкурсларның күпсанлы лауреаты, җырчы Инна Рудник, Ингушетия Республикасының халык артисты Таисия Повалий, "Республика" төркеме, опера җырчысы Аскар Абдразаков һәм башкалар.

Шулай ук мәдәният учреждениеләрендә Ольга Кормухинаның остаханәләре башланачак. Остаханәләр «Позывной - "Победа» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Шулай ук Игорь Демарин, Варвара, Глеб Матвейчук һәм Иван Замотаевтан автор башкаручылар һәм композиторлар өчен остаханәләр узачак.

27 августта 14.00 сәгатьтә һәм 28 августта 16.00 сәгатьтә "Башкортостан" дәүләт концерт залының Кече залында «Заманча музыка академиясе» проектыннан Ольга Кормухина һәм Алексей Белов ("Горький паркы") тыңлаулары узачак.

"Заманча музыка академиясе" телевидение, радио һәм башка медиаресурсларда алга китештә ярдәм итәр өчен төрле жанрларда үз әсәрләрен башкаручы талантлы авторлар эзли. Әгәр дә сезнең үз материалыгыз булса һәм 17 яшьтән 35 яшькә кадәр булсагыз, сайтка гариза бирегез as-music.ru һәм тыңлауга килегез. Иң яхшы 3 әсәрне башкару мөмкинлеге булачак. Барлык сораулар буенча asmusic2022@yandex.ru или вотсапп 89500654854 мөрәҗәгать итәргә була.

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас