+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 август 2023, 16:29

Донбасска чираттагы гумконвой озатылды

Уфадагы Бердәм логистик үзәктән Башкортстан хәрбиләре һәм Донбасс халкы өчен чираттагы гуманитар конвой озатылды.

Донбасска чираттагы гумконвой озатылдыДонбасска чираттагы гумконвой озатылды
Донбасска чираттагы гумконвой озатылды
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов билгеләп үткәнчә, бу быелгы җәйдә соңгы конвой.

- Чираттагы конвой сентябрьдә булачак. Бездә бу йөкне формалаштыруда бик күп кеше катнашты. Битараф булмаганнар белән бергә без гуманитар ярдәм җыйдык: аны алып барып, билгеләнгән кешеләргә тапшырачакбыз, — дип ассызыклады Александр Лопухов.

Уфадан махсус хәрби операция зонасына төрле йөкләр белән сигез фура китте: махсус техникадан һәм автомобильдән алып, төзелеш материалларына һәм көнкүреш әйберләренә кадәр.

Сугышчылар өчен йөк ташучы водительләр үз эшләрен башкаручы профессионаллар гына түгел, ә туган як белән элемтә дә. Стәрлетамактан Михаил күп кенә хәрбиләр белән дуслашуын белдерде.

- Мин инде конвойны ничә тапкыр алып барганымны хәтерләмим: унга кадәр санадым, аннары туктадым. Февральдән башлап йөрим инде. Мондый вакытта һәркем, бигрәк тә ир-егет, гомум эштә катнашырга тиеш. Сугышчылар безне бик яхшы каршы ала: һәркемнең кәефе күтәренке. Без айга өчәр тапкыр барабыз, барысы да безне көтә, - дип сөйләде водитель.

Фото: "Горобзор.ру сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас