+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 август 2023, 16:50

Патриотик җыр - мөһим тәрбия чарасы!

Бүген Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның туган көне хөрмәтенә тантаналы чара һәм «Геройлар вакыты» II Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының тәмамлану өлеше узды. Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Патриотик җыр - мөһим тәрбия чарасы!Патриотик җыр - мөһим тәрбия чарасы!
Патриотик җыр - мөһим тәрбия чарасы!



Программа башкаланың Совет мәйданында легендар комдив, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янына почетлы каравыл чыгудан башланды. Алдан хәбәр итүебезчә, бүген Башкортстанда аның тууына 124 ел тулуны билгеләп үттеләр. Мәйданга Русия, Башкортстан байраклары һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы кертелде. Һәлак булган Ватан сакчыларын искә алып, күпмилләтле Башкортстан халкы исеменнән мемориалга чәчәкләр салынды.

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатовның Ватан тарихындагы аерым ролен ассызыклады. Шулай ук республика Башлыгы генерал Шәйморатов медален «Ватан» ирекле отряды хәрбиләренә тапшырды.

- Без генерал Шәйморатов орденын һәм медален булдырдык, алар белән безнең заманның чын геройларын бүләклибез. Бүген мин генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубын оештыру турында игълан итәм. Узган елда Республика көнендә без бу комплексны Ватанны саклаучыларның хәтерен хөрмәт итү урыны буларак ачтык. Биредә яшь «шәйморатовчылар» ант кабул итә. Моннан махсус хәрби операция зонасына ирекле батальоннар озатыла. Алар барысы да - безнең халык геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Салават Юлаевның лаеклы варислары.

Бүген без тагын бер проектка – почетлы каравыл белән Хәтер вахтасына старт бирәбез. Һәр шимбә, һава торышына карамастан, яз һәм җәй, көз һәм кыш һәйкәл янында почетлы каравыл торачак. Бу хокукны беренче булып иң яхшы яшьармиячеләр ала.

Совет мәйданы шәһәр халкының яраткан урынына әверелде. Биредә мәдәни форумнар, концертлар, башка чаралар уза. Бүгенге конкурста күп кенә төбәкләр вәкилләре катнаша. Иҗатлары белән сөендерергә безнең зур дусларыбыз – Русиянең танылган артистлары килде.

Патриотик җыр бүген безнең өчен беркайчан да булмаганча мөһим. Конкурста катнашучыларның һәм кунакларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Тынычлык, яхшылык, уңышлар телим! Легендар генералның ныклы рухы барыбызга да җиңүгә ышаныч бирсен! - диде Радий Хәбиров һәм «Геройлар вакыты» II Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы җиңүчеләренә төп бүләкләрне тапшырды.

«Сүзләр авторы» номинациясендә беренче урынны ике автор бүлеште. «Пришло наше время» җыры өчен «Сүзләр авторы» номинациясендә җиңүче дипломы һәм 250 мең сумлык сертификат Мәчетле районыннан Сәгыйть Якуповка тапшырылды. Җиңүчегә шулай ук Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең төгәл күчермәсе бүләк ителде.
Шулай ук бу номинациядә Кушнаренкодан Александр Десяткин бүләкләнде. Аның «За Россию» җырын А. Вдовин музыкасына Башкортстан Республикасы көч структураларының җыелма ансамбле һәм Идел буе федераль округының А. Доставалов исемендәге Башкортстан кадет корпусы кадетлары хоры башкарды.

«Композитор» номинациясендә җиңүче дипломы һәм 500 мең сумлык сертификат Архангельск өлкәсенең Архангельск шәһәреннән Сергей Сараевка бирелде. Ул - конкурста иң өлкән катнашучы, аңа 70 яшь. Композитор үзе килә алмаса да, бүләк аңа тапшырылачак. Дипломны башкаручы Илдар Абдуллин алды.

Җиңүче дипломы һәм 500 мең сумлык сертификат «Мы - русские» җыры өчен Приморье краеның Находка шәһәреннән Ольга Плотниковага тапшырылды.

Бәйрәм программасында җиңүчеләр белән беррәттән чакырылган артистлар да катнашты. Җырчы Мәрьям Мирабова, театр һәм кино актеры, җырчы һәм композитор Иван Замотаев, Русия Композиторлар берлеге әгъзасы Игорь Демарин, Русиянең атказанган артисты Варвара, актер, композитор, продюсер һәм җырчы Глеб Матвейчук, халыкара конкурсларның күпсанлы лауреаты, җырчы Инна Рудник, Ингушетия Республикасының халык артисты Таисия Повалий, "Республика" төркеме, опера җырчысы Әскар Абдразаковның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Сәхнәдәге артистлар белән мәйданга җыелган халык та яраткан җырларына кушылып җырлады.

Автор фотосы.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас