+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 август 2023, 15:12

Башкортстанда генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырыла

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршында генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы булдыру турында указга кул куйды.

Башкортстанда генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырылаБашкортстанда генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырыла
Башкортстанда генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы оештырыла

Бу киңәшмә органының максаты - яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча көчләрне туплау һәм легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тормышы һәм хезмәте мисалында тарихи хәтерне саклау.

Клуб вәкилләре Русия һәм Башкортстан хәрби тарихының истәлекле даталарына багышланган чараларда катнашачак, яшьләр белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып барачак, ветераннар оешмаларына һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ярдәм итәчәк, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү сәясәтен формалаштыру буенча методик эш алып барачак.

Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас