Анда Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм Ватан сугышчылары гаиләләренең төбәк комитеты җитәкчесе, хәрби офицерның хатыны Эльвира Мацкевич, "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, "Башкортстанның сугыш хәрәкәтләре ветераннары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимерҗан Рәҗәпов катнаштылар. Шулай ук матбугат конференциясенә видеоэлемтә форматында Ватан сугышчылары гаиләләренең федераль комитеты җитәкчесе Юлия Белехова кушылды.
- Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Без атна саен ярдәмнең барлык төрләрен анализлыйбыз. Мәсәлән, август аенда иң популяр ярдәм чаралары мәгариф өлкәсендә булды. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына теләгән уку йортларына керергә ярдәм иттек. Шулай ук газ кертүгә 100 мең сумлык сертификатлар бирү зур популярлык алды. Тагын да 88 кешегә 50 мең сумлык белем бирү сертификатлары тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә телим: барлык дәүләт структуралары беренче чакыру буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә итәргә килә, - диде Ленара Иванова.
Ватан сугышчылары гаиләләренең федераль комитеты җитәкчесе Юлия Белехова матбугат конференциясе барышында Башкортстанны СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе дип атады.
- Сезнең иң яхшы комитетыгыз бар, 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән. Бөтен эш тә төгәл башкарыла. Сездә хакимият органнары белән дөрес хезмәттәшлек булдырылган, мәсьәләләрне тиз хәл итәсез. Без "Ватанны саклаучылар" фондының республика филиалына бик рәхмәтле, - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, Башкортстан хәрбиләргә иминият түләүләре буенча килешүләрне илдә беренчеләрдән булып төзегән.