

Заманында миңа “Кызыл таң”да эшләгәндә дөньяны шаулаткан шактый гына күренекле шәхесләр хакында язарга, шулай ук “Кешеләр һәм язмышлар” сәхифәсен алып барырга, соңрак “Хәрби якташларыбыз — илебез горурлыгы” дигән китап та бастырырга туры килде. Корычтай ныклы рухлы якташыбыз, Русия Герое, генерал-полковник Анатолий Романов та шулар исәбендә. Әйе,бәгырьләрне телгәләрлек, йөрәкләрне өшетерлек, җаннарны мәңге сагышка салып, сызландырырлык хәл-вакыйгалар булып тора бу тормышта. Тормыш ул – чынлап та, авыр арба. Һәркем аны үзенчә тарта. Кайберәүләр абынып та куя, көләр чакта елата, йөгерер чакта туктата ул тормыш дигәннәре. Әй, бу дөнья!
Фани дөньяда яктылыкка, матурлыкка омтылып яшәгәндә барыр юлларыңда киртәләр очрый, тормыш күгендә кара болытлар куера, якты хыяллар челпәрәмә килә. 32 яшьлек кече сержант Марат Вәлишинның да киләчәккә тагын да матур уй-планнары, шактый эшләр башкарасы бар иде дә бит. Тик алар хыялда гына калды. Марат кечкенәдән тыңлаучан, әти-әниләренә ярдәмчел булып үсә. Әтисе Уралның сөйләве буенча, ул бәләкәйдән атлар ярата. Хәтта соңрак яшь атны да өйрәтергә батырчылык итә. Башлангыч сыйныфларда укыткан Зөлфирә Гафурова да, башка укытучылар да Марат Вәлишинның тырыш, максатчан укучы булуын искә алалар.
Балачак хыялын тормышка ашырып, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын уңышлы тәмамлый. Саратовта хезмәт иткәндә солдат боткасын да ашарга өлгерә. Электромеханик дипломына ия булгач, Бишбүләк сөт-май җитештерү заводында мастер-электрик булып эшли.
Еллар үтү белән Марат язмышын хәрби хезмәт белән бәйли. Башта ул контракт буенча Самара шәһәрендә өч ел, соңыннан Мәскәүдә хезмәт итә. Анда фатир бирәләр. Булачак хатыны Альмира белән дә шунда кавышалар. Монда тугыз еллап яшәгән чорда Казанда хәрби әзерлек курслары үтә. Соңыннан Русиянең Оборона министрлыгы юлламасы буенча Маратка спецназ составында Сүриядә, хәтта Африкада, Арктикада, шулай ук Кырымда, Казахстанда махсус операцияләрдә катнашырга туры килә. Кырым операциясендә исә Марат Вәлишин махсус медальгә дә лаек була...
– Ел саен туган ягын, дусларын сагынып авылга кайта иде, – ди Маратның әнисе Рәсимә. – Якыннары белән сөйләшеп сүзләре бетмәс иде. Күршесе Зимфир Бадыйков (Салават шәһәрендә яши), Уфадан Финат Вәлиев, Илдар Солтанов һәм башкалар белән бергә аралашып, бер кашыктан ашадылар. Алар, безнең кебек, Маратның кайтканын көтеп кенә тора иде. Бергәләп су керергә, балык тотарга барырлар иде. Әлбәттә, иң зур чалгы белән әтисенә печән чабышты. “Фурманга төялгән хуш исле печән өстендә җиләк ашап кайткан чакларымны бик тә сагынам”, – ди иде.
Самарада хезмәт иткәндә әледән-әле сагынычлы хатлары килеп торды. Соңыннан инде телефон заманы китте. Кайда гына булса да, безне, гаиләсен онытмады, мөмкинлек булу белән шалтыратып, хәлләребезне белешеп торды...
Үз илен ярату, ватанпәрвәрлек хисе Марат Урал улын беренче көннәрдән үк канкоеш барган җиргә – кайчандыр батыр совет сугышчылары фашист илбасарларыннан азат иткән Украинага чакырды. Батыр авылдашым бер елдан артык бөтен булмышын, көчен туплап, күңелен биреп, балаларны, карт-корыларны күрәләтә вәхшиләрчә җәберләгән Бандера калдыкларына каршы соңгы сулышына кадәр сугышкан. Ни үкенеч, Донецк өлкәсенең Вольное авылы янында Марат Вәлишин 2022 елның 30 июлендә батырларча һәлак була. Газиз баласын, сөйгән ярын, яраткан әтисен югалтканнарга бигрәк тә авыр.
Ярый әле “хәтер” дигән мәңгелек төшенчә бар. Бу җәһәттән Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбе, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы биналары стеналарында каһарман Марат Вәлишинга ата-аналары, якташлары, сыйныфташлары, укытучылары катнашлыгында истәлек тактаташлары куелды. Әлбәттә, соңгы юлга озату чарасында бергә хезмәт иткән солдат-офицерларның автоматтан залп бирүе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай, район җитәкчелеге вәкилләре, күпсанлы авылдашлары катнашуы да олы ихтирам билгесе булды. “Марат Вәлишин мәңгегә үлемсез полк сафында калачак һәм үсеп килүче буыннар өчен үрнәк булып торачак, чөнки Ватан-ана өчен үз гомереңне бирүдән дә изге төшенчә юк”, – дип әйткән иде колледж укытучысы Светлана Пугачева үз чыгышында. Тарихта якты эзе калган, мактап телгә алырлык, горурланырлык якташларны беркайчан да онытмасак иде...
Әнвәр Сөләйманов.
Бишбүләк районы.