Узган елның көзендә ул, мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә киткән иде.
Бу шатлыклы вакыйга белән Иркә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.
«Әтиебез отпускка кайтты. Гаиләбездән бәхетле мизгелләр», – дип язган җырчы. Шунда ук матур видео да урнаштырган. Анда Артур кечкенә кызларын, аннары Иркәне кочып ала. Видеога куелган җырда Иркә: «Өзелмәгән әле соңгы өмет, яшим һаман яшим сине көтеп», – дип җырлый.
Бу бәхетле мизгелләр озакка барсын иде, дип телибез.