Кырмыскалы районының Сахай авыл биләмәсе ир-егетләре дә Ватан чакыруы белән илебез сагына басты. Алар махсус хәрби операция бурычларын лаеклы үти. Авыл халкы да аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Яугирләргә җылы киемнәр бәйләп, токмач, бавырсак әзерләп, блиндаж шәмнәре ясап һәм солдатларга кирәк булган башка әйберләрне туплап, әледән-әле посылкалар озаталар. Мәктәп укучылары да якташларына җылы эчтәлекле хатлар язып, аларның рухын күтәрергә тырыша һәм тизрәк Җиңү белән кайтуларын тели.
Шөкер, якташларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялда булып китте. Күптән түгел ике егетебез туган якларына кайтып төште. Бу уңайдан Сахай авыл мәдәният йортында яугирләр белән очрашу үтте. Мәктәп укучылары өчен дә бу көтеп алынган чара булды. Алар үзләренең сорауларын яудырды, яу кырындагы вакыйгалар белән кызыксынды, ә яугирләр аларның сорауларына эзлекле җавап бирде.
Ике атналык яллары бик тиз үтеп китте һәм егетләр янә хезмәттәшләре янына, махсус хәрби операция зонасына юлланды. Әлбәттә, әти-әниләре һәм барлык якыннары, якташлары алар өчен җан атып тора. Шушы көннәрдә Ранис Й.ның гаиләсенә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Фәнисә Фәнил кызы улы хезмәт иткән мотоукчылар полкы командирыннан Рәхмәт хаты алды.
“Зур горурлык белән хәбәр итәбез: Сезнең улыгыз, рядовой Ранис Й. хәрби бурычларын намус белән үти, бирелгән корал белән уңышлы эш итә, хәрби бәрелешләрдә үзен аямый көрәшә, яудашларына булыша. Хәрби антына тугры солдат тәрбияләгәнегез өчен Сезгә, Фәнисә Фәнил кызы, зур рәхмәтебезне белдерәбез”, — диелә полк җитәкчелегеннән килгән хатта.
Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.