Илебез өчен авыр вакытларда беркем дә читтә калмый. Тылда эш бер минутка да тукталмый. Һәрбер авылда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары оештырыла: маскироровка челтәрләре үрәләр, тәмле күчтәнәчләр әзерлиләр, посылкалар җыялар. Ир-егетләребез еракта булса да, туган як җылысын тоярга тиеш, бу алар өчен бик мөһим булуын һәркем яхшы аңлый.
Кырмыскалылылар да “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм күрсәтә. Шулай, Урал авылының хатын-кызлары үз теләкләре белән маскировка челтәрләре үрүгә алынды. Аларның изге башлангычын Карлыман авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап, авылда урнашкан балалар бакчасында бер бүлмә бирде. Олыкүл авылында урнашкан “Наш патриот” фонды да аларга зур ярдәм күрсәтә. Күрше авылдан Антонида Пониченко һәм Наталья Кузьмина ураллыларга материаллар белән ярдәм итә һәм челтәр үрү серләре белән уртаклаша.
Моксин авылында махсус хәрби операциядәге якташларыбызга маскировка челтәрләрен үрүгә февраль аенда ук тотынганнар иде. Урындагы клубның мәдәни чаралар оештыручысы Зинира Моратова башлангычын авылдашлары ихлас күтәреп алды. Гомум көч белән үрелгән берничә маскировка челтәрен кыска вакытлы ялга кайткан авылдашларына биреп тә җибәрделәр. Ялга кайтучыларны ихлас каршы алып, посылкалар да әзерли Моксин авылы халкы.
Махсус хәрби операциядәге кырмыскалылыларның гаиләләре дә игътибар үзәгендә. Мәсәлән, Николаевка авылында андый гаиләләр бишәү. Шушы көннәрдә урындагы фермерлар Александр Кузьмин һәм Максим Егоров Николаевка авыл биләмәсе башлыгы Равилә Култыгинага хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү теләген белдерделәр. Яңа уңыш җыеп алынганнан соң, алар һәр гаиләгә берәр тонна бодай китереп бирделәр. Гаиләләрнең барысы да мал һәм кош-корт асравын исәпкә алганда, бу алар өчен бик зур ярдәм булды һәм алар чиксез рәхмәтләрен җиткерде. “Ходай безгә биргән икән, без дә бүлешергә тиешбез”, – ди фермерлар.
Яшь кырмыскалылылар да изге эштән читтә калмый. Әйтик, Сәвәләй авылы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәге авылдашларының гаиләләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
– Бу эшкә без узган елда ук тотындык. Тимурчылар бу эшне геройларыбызның йорт-кураларын тәртиптә тоту өчен генә түгел, хәрбиләргә олы ихтирам йөзеннән дә башкара, – ди директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Гөлчәчәк Искәндәрова.
Әйе, яшь сәвәләйлеләр ихлас күңелдән ярдәм итә. Шуны да билгеләргә кирәк, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында эшләүчеләр, әлеге изге башлангычка кушылучылар саны көннән-көн арта. Яугирләрнең ата-аналары һәм гаиләләре укучыларга игътибар һәм ярдәм өчен бик рәхмәтле. Моның белән яшьләребез чагу патриотлык үрнәге дә күрсәтә.
Архангель районы халкы да шундый ук активлык күрсәтә. Узган атнада район үзәгендә үткән “Архангель кәсепләре” фестиваль-ярминкәсендә “Патриот” исеме астында тыл шәһәрчеге җәелдерелде. Анда районда эшләүче “Маскировка остаханәсе” белгечләре маскировка челтәрләре үрү һәм паракордтан беләзекләр ясау буенча осталык дәресләре күрсәтте. Ә район волонтерлары “Солдатка хат”, “Җылы оекбаш”, “Донбасс балаларына” кебек күптөрле акцияләр оештырды. Шәһәрчектә җанлылык тантана итте. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки бирегә һәркем күңел кушуы буенча килде. Әйткәндәй, “Маскировка остаханәсе” командасына теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин. Биредә артык куллар булмый, изге эшкә һәркем үз өлешен кертә, солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнаша ала.
Фестиваль-ярминкә чикләрендә әлеге Тыл шәһәрчеге биләмәсендә Гаилә хезмәте дә “Махсус хәрби операция өчен” хәйрия ярминкәсе үткәрде. Алар кул эшләре өчен кирәк-яраклар сатудан кергән барлык акчаны яугирләргә мөһим булган әйберләр алуга тотыначак.
Әйе, бүген, илебез өчен катлаулы вакытта бәйрәм чаралары да, тәү чиратта, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү, Җиңүне якынайту максатында оештырыла. Чөнки без хак юлда һәм Җиңү, мотлак, безнең якта булырга тиеш!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.