

Туганнары һәм якыннарыннан тыш, махсус операциядә катнашучыларны озатырга Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский, шәһәрнең Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Артур Әлибәков, шулай ук Башкортстан хәрби комиссары урынбасары Олег Летов килделәр.
Ял ике атна гына булуга карамастан, Салават шәһәренең хәрби хезмәткәре гаилә корырга өлгергән.
—11 ай хезмәттә булдым. Безне оешкан рәвештә алып бардылар, барысы да яхшы. Ялда өйләнешергә өлгердек: күптән планлаштырган идек, кайткач, туй тантанасы үткәрдек. Ял итәргә Нөгешкә бардык, табигать белән хозурландык. Тәэсирләр бик яхшы. Иптәшләр көтә, элемтәдә торабыз, - диде егет.
Икенче хәрби аның өчен туганнары һәм якыннары белән вакыт үткәрү мөһим булуын билгеләде.
— Сезгә рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген сезне кыска вакытлы яллардан соң бөтен республика белән озатабыз. Барыбыз өчен дә сез чын батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торасыз. Белеп торыгыз, егетләр, сез хезмәт иткән арада республика сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында хәстәрлек күрәчәк, бу хакта күңелегез тыныч булсын, — диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.