2 сентябрьдә Мәләвез районында СВОда һәлак булган Фәйрус Гафаров белән хушлашу чарасы узды.
Фәйруз Фәнис улы 1962 елның 18 апрелендә Мәләвездә туган. Ул 5нче мәктәптә укый, 1977 елда укуын Стәрлетамак мәктәбендә дәвам итә. 1980-82 елларда армиядә хезмәт итә, отделение командиры була.
Хезмәтеннән соң Гафаровны Эчке эшләр министрлыгына чакыралар, анда ул 10 елдан артык эшли һәм беренче һәм икенче дәрәҗә «За безупречную службу» медальләре белән бүләкләнә.
1995 елдан Мәләвезнең 1нче гимназиясендә хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлек җитәкчесе булып эшли. Июньдә Фәйрус Фәнис улы СВО зонасына үз теләге белән киткән була...
Батырның урыны оҗмахта, гүре якты булсын!