

Республика Башлыгы Салават Юлаев исемендәге икенче батальонының булачак хәрбиләре белән аралашты, аларга уңышлар һәм куелган бурычларны үтәп өйләренә кайтуны теләде.
- Салават Юлаев исемендәге беренче батальон иреклеләре СВО зонасында "Росгвардия" бүлекчәләре структурасында лаеклы хезмәт итә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Сез гаиләләрегез тарафыннан хупланган катлаулы карар кабул иттегез. Батырлыгыгыз һәм Ватанны сакларга теләгегез өчен рәхмәт. Без, һичшиксез, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм итәчәкбез. Ә кайткач, туган республика файдасына бергә эшләячәкбез.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.