

Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Башкортстан хәрби хезмәткәре Динар махсус хәрби операция зонасында хәрби оркестр солисты буларак хезмәт итә.
Динар мәдәният колледжында укыган, аны тәмамлаганнан соң 2016 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Егетне полк оркестрына кабул иткәннәр. Соңрак ул 3 елга контракт төзегән. СВОда хезмәт иткәнче ул хәрби бурычын Сириядә үтәгән, анда ул артиллерия дивизионы составында “КамАЗ” йөртүчесе булып хезмәт иткән. Хәзер Динар яңа контрактка кул куйды һәм махсус хәрби операциягә юлланды.
– Мин шәхси состав өчен уен коралларында уйныйм, шулай ук хәрби оркестрлар конкурсларында катнашам. Үз коллективыбыз белән күптапкырлар призлы урыннар яуладык. Солист булып киттем, иптәшләрем алдында чыгыш ясыйм, һәм аларга бу ошый, – ди Динар.
Элегрәк Башкортстанның атказанган артисты, танылган җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов та контракт буенча махсус хәрби операция зонасына юлланды. Артист сүзләренчә, ул да яугирләр алдында чыгыш ясый. Ул Таһир Кусимов исемендәге иреклеләр батальоны составында медицина взводы санитары булып хезмәт итә. Җырчы һәм музыкант белдерүенчә, хәрби хезмәткәргә санитарның букчасы гына түгел, аның музыкасы да ярдәм итә.
Күрүегезчә, махсус хәрби операция зонасында тәҗрибәле сугышчылар гына түгел, артистлар да хезмәт итә. Илебез өчен әлеге кырыс вакытта һәркем хәрби сафка баса ала.
Исегезгә төшерәбез, контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
- хәрби комиссариатка. Аларның исемлеге түбәндәге сылтама буенча:
https://clck.ru/33qV9P;
- контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
- шәхси кабинет аша
Русия Оборона министрлыгының рәсми сайтына: lkg.mil.ru;
- “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле булу яисә контрактчы булу” электрон сервисы ярдәмендә:
https://clck.ru/33X5Vp;
- Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер – 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).