Уфадан унберенче сыйныф укучысы Егор Стринадко 7 яшьлек баланы янгыннан коткарган. Шәһәрнең Орджоникидзе районы башлыгы Альберт Маликовтан билгеле булганча, 6 сентябрьдә Ленин урамында Егор баланың кычкырган тавышын ишеткән.
Кызчык өйдә берүзе була, һәм фатирны ачы төтен баса башлагач, балконга йөгереп чыгып, ярдәм сорап кычкыра башлый. Шаһитлар янгын сүндерүчеләрне чакырырга өлгергән була инде. Ләкин укучы аптырап калмый, ул янган фатирдан юл аша эшләүчеләрдән ярдәм сорый.
Эшчеләрнең берсе, машина манарасын кулланып, бишенче катка кадәр күтәрелә, ишекне эчтән ачарга ярдәм итә, ә Егор үзе кызны урамга күтәреп алып чыга.
Билгеле булганча, кыю укучы Черниковка бистәсенең 82нче гимназиясендә укый.
Фото:соцсети Альберта Маликова