

Дүртөйле егете Илгиз – чын яугир: төз буй-сыныннан көч-куәт бөркелеп тора, карашы үткер, сөйләменнән акыллы, тыныч, катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый торган шәхес икәнлеген тоемлап була. Ир-егетләргә хас булганча, ул, әлбәттә, үзе турында сөйләргә бик яратмый, очрашуда аның хакында күбрәк әнисе Рәмзилә Галим кызы бәян итте. Әни кешенең улы белән ихлас горурланырлыгы да бар шул!
– Улым 1985 елның гыйнвар аенда Дүртөйледә гаиләбездә икенче бала булып дөньяга килде, – дип уртаклашты ул. – Кечкенәдән максатчан, тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга омтылуы белән аерылып торды. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыды, спорт белән бик яратып шөгыльләнде. Данлыклы тренер Юрий Архипов җитәкчелегендә каратэ буенча район, республика һәм ил күләмендә бик күп җиңүләр яулады. 2002 елда Дүртөйле 3нче гимназиясен уңышлы тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге коопертив техникумында белем алды. Студент елларында да спорт белән шөгыльләнүен туктатмады, кикбоксинг секциясенә йөрде, бу юнәлештә дә бихисап медальләр яулады. Арытаба улым Русия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафына чакырылды. Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәп, 2006 елда туган якларга әйләнеп кайтты. 2007 елда Илеш районы Югары Яркәй сылуы Лилия Фирдәвес кызы белән матур гаилә кордылар. Бүген ул һәм кыз үстерәләр.
Мәкалә герое 2009 елда Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүл 90нчы танк дивизиясендә хәрби контракт хезмәтен башлый.
– Уфада төпләнеп яши башлаган идек инде, бергә армиядә булган дустым үзе янына чакырды – ул контракт буенча хәрби хезмәткә урнашкан икән. Лилиям белән киңәшләштем дә мин дә гомеремне Ватанны саклауга багышларга карар иттем. Хәзер инде 16 ел хәрбимен, – диде Илгиз Әлфир улы.
2021 елның декабрендә аларның частен Русия-Украина чигенә җибәрәләр. Әмма яугирләргә яңа елга гаиләләре янына кайтып килергә рөхсәт бирелә. Махсус хәрби операция башланган көнне үк, 2022 елның 24 февралендә Илгиз яуга керә. Шәһәр, авылларны неонацистлар коллыгыннан азат итүдә катнаша ул. Ничәмә-ничә тапкыр явыз үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә солдатка, әмма ул беркайчан да каушап калмый, чын батырларча сугыша.
– Бөек Ватан сугышы ветераны булган картәтием эзләреннән үтәргә, аның кебек Днепр елгасын кичәргә туры килде миңа, – ди ул.
“Кама” позывнойлы якташыбыз яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби хезмәттә күрсәткән кыюлыгы өчен”, “Батырлык өчен”, “Жуков” медальләре белән бүләкләнгән. Каһарман яугиргә илебез Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты да тапшырылган. Моннан тыш, күптән түгел генә ул Русия Оборона министрлыгының “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медаленә лаек булган. Әлеге медальнең йөзлегендә совет заманының иң мактаулы хәрби бүләге – Кызыл Йолдыз ордены төшерелгән.
– Ирем белән бик горурланам, – ди Лилия. – Батырлык ил өстенә бәла килгәндә сынала, ди халык мәкале. Хак сүзләр. Бүген, неонацистлар баш калкыткан заманда, иң кыюлар, иң тәвәккәлләр, кулларына корал алып, илебез иминлеген саклар өчен махсус хәрби операциягә юллана. Минем тормыш юлдашым һәр заманда мактаулы булган хезмәтне – Ватанны саклауны гомерлек һөнәре итеп сайлады һәм аны намус белән башкара. Без, гаилә әгъзалары, аның ышанычлы тылы булырга тырышабыз, рух ныклыгын саклыйбыз, беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәскә дип яшибез.
Яугирнең гаиләсе Чиләбе өлкәсендә хәрби шәһәрчектә гомер кичерә. Әлеге вакытта алар бергәләп әти-әниләре янына кайтканнар.
– Улымны беренче сыйныфка җитәкләп илтә алмаган, командировкада калган идем. Кызымның беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүен үз күзләрем белән күрергә насыйп булды, – ди сөенеп Илгиз.
Быел 8нче сыйныфка барган Әмир өчен әтисе бар яклап та үрнәк: ул да киләчәктә хәрби булу турында хыял йөртә, шуңа күрә бүгеннән үк үзен чыныктыра, спорт белән җитди шөгыльләнә, укуда да яхшы билгеләргә өлгәшә.
Әминә дә әтисе янында бөтерелеп кенә тора, кечкенә учларыннан якын кешесенең көчле кулларын ычкындырмаска тырыша.
– Кыска вакытлы ялның һәр минутының кадерен белергә тырышабыз, – ди Лилия. – Әти-әниләр янында күбрәк булырга, туганнарның барысын да күреп чыгарга дип ниятләдек.
Форсаттан файдаланып, яугир үзе дә, гаилә әгъзалары да гуманитар ярдәм өчен барлык якташларыбызга ихлас рәхмәтен җиткерде. Уфадагы “Урал – фронтка” оешмасын төзегән дуслары Илгизгә “Ниссан-пикап” машинасы алып җибәргән. Дүртөйле районының Иванай авылында яшәүче туганнары – Рубен Саркисян гаиләсе фронтка илле банка бал озаткан.
– Без хәрби операциянең алгы сызыгында. Монда гуманитар ярдәм килеп җитәме, дип кызыксынган якташларыбызны тынычландырасы килә: сез җибәргән барлык йөкләрне дә алабыз, зур рәхмәт! – ди Илгиз. – Мәктәп укучыларының балаларча самими, җылы итеп язылган хатларын укыганда, күңелләр тулып китә, алар йөрәккә көч бирә, иртәгәсе көннең якты буласына ышанычны тагын да арттыра. Улым белән кызым да хат салып кына тора. Мөмкинлек булганда телефон аша да сөйләшәбез.
– Ә мин илләребезгә тынычлык килсен, улым тизрәк исән-сау җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтсын дип көн саен догалар укыйм, – ди яугирнең әнисе. – Иншаллаһ, догаларым кабул булыр!
Автор фотосы.