

Зарина сугышчыларга стоматология бригадасы составында ярдәм итә.
Туй турында кыз аңа үзе сөйли, шуннан соң төбәк җитәкчесе аңа бу тантаналы вакыйгага барачагын вәгъдә итә.
"Шәйморатовчылар белән очрашу вакытында мин Зарина белән таныштым һәм сөйләшү барышында аның туе булачагын белдем. Һәм, әлбәттә, бу очрактан файдаланып, туйга килергә рөхсәт сорадым, яшь табибка эше һәм аның әти-әнисенә шундый кыз тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтергә теләдем. Бүген вәгъдәмне үтәдем — Зарина белән Илһамны никахлары белән котларга килдем. Яшьләргә бәхет һәм мәхәббәт! Әти-әнисенә зур рәхмәт. Табибларга, волонтерларга һәм алгы сызыкта егетләребезгә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт», — дип язган Радий Хәбиров.