

"Хезмәттә бездә барысы да яхшы, барысы да җитәрлек. Даими рәвештә гуманитар ярдәм килә - республика ярдәменнән башка безгә бик авыр булыр иде", - дип билгеләде сугышчыларның берсе.
“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламлим һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Гаиләләрегез генә түгел, бөтен республика һәм бөтен ил сезнең белән горурлана. Сез яңадан иң катлаулы хәрби бурычларны хәл итәргә, Ватанны батырларча якларга барасыз, - дип мөрәҗәгать итте республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов. - Хезмәт иткәндә, республика сезнең гаиләләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, шулай ук сезнең турыда кайгыртачак. Һәр ике атна саен сезгә гуманитар конвойлар җибәрелә, һәм 15 сентябрьдә 20 фура китәчәк.
Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Башкортстаннан меңнән артык хәрби хезмәткәр дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.
"Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк һәм горурлык өчен сәбәп. Без сезнең исән-сау өйгә кайтуыгызны көтәбез. Хезмәт урынына исән-имин барып җитүегезне телим. Сезгә Донбассны азат иткән бабаларыбыз, генерал Шәйморатов эшен дәвам итәргә кирәк булачак", - дип фатыйха бирде вице-премьер.