

“Лютый”ның барлык тормышы хәрби хезмәт белән бәйле. Нефтекама шәһәрендә туып-үскән егет балачактан хәрби булырга хыяллана. 2009 елда Краснокама районының Яшьләр эшләре буенча комитеты каршында “Яшь спецназчы”
секциясе ачылгач, бу эшне гәзит битләрендә яктыртканым хәтердә. Шулай ук казаклар Сергей Носков, Анатолий Шушаков белән берлектә Гражданнар сугышы үткән урыннарда эзләнү эшләре оештырулары турында да бер генә тапкыр язмаганбыздыр.
Экспедиция барышында тапкан әйберләрне алар район музеена тапшырып килде. Ә инде соңрак, “Витязь” дип аталган эзләнү отряды төзегәч, Бөек Ватан сугышы корбаннарын эзләү буенча Ленинград өлкәсенә дә чыкканнар иде. Кыскасы, “хәтер”, “сугыш ветераннарына хөрмәт” дигән төшенчәләр аның өчен буш сүзләр түгел. Ул һәрвакыт ир-егет ил язмышы өчен җаваплы дип санады һәм саный. Шуңа да бүген ил язмышы хәл ителгән мәлдә читтә кала алмаган.
Хәер, Донбасс вакыйгалары аның өчен алдарак, 2014 елда башлана. Ырынбур өлкәсенә караган казак гаскәре сотнигы, өстәмә белем бирү педагогы, районда зур патриотик эш алып баручы, “Ырынбур казаклары оешмасын тергезгән өчен” көмеш медаль белән бүләкләнгән “Лютый” 2014 елда Луганск Халык Республикасына юллана, анда махсус “Мангуст” ротасында хезмәт итә. Ул — дошман тылына якынча 260 тапкыр рейд ясаган тәҗрибәле разведчик-сапер. “Лютый” позывнойлы бу егет берничә тапкыр яраланган, әмма бүген дә сафта.
Күрсәткән батырлыгы — дошман техникасы колоннасын күккә очырганы өчен ул Украинада “Украина дошманы” дип игълан ителгәч, аның башы өчен 200 мең доллар вәгъдә итәләр. Бу вакытта ул үзе дә яралана, контузия ала, канга батып, икенче тәүлектә генә дошман тылыннан үзебезнекеләр ягына кайтып егыла.
— Украинаның үзәк телеканалларыннан мине күрсәткәннәр һәм минем гомер өчен 200 мең доллар вәгъдә иткәннәр. Үз арабызда мәгълүматны теге якка “озатып торган” кеше булуы ачыкланды. Мине юк итәр өчен махсус төркем дә булдырылган, әмма, бәхеткә, без очрашмадык, гомерем бетмәгән булгандыр, — ди.
“Лютый” госпитальдә ятканда Украинаның “Айдар” батальонының Хрящеватыйга таба юнәлүе турында хәбәр килә. Ашыгыч эвакуация башлана. Әмма “Лютый” яралылар белән китми, хәрби формасын кия, булган коралын алып, таякка таянган килеш дошман киләсе яктагы блок-постка, хәрбиләр янына ашыга. Бәхеткә, дошман бирегә кадәр килеп җитми, Луганскта аларны туктаталар. Әмма госпитальдә ул озак тора алмый, бер атнадан үзенең хезмәттәшләре янына алгы сызыкка китә.
— Мин сугыштан соң Донбасста яшәргә калырга хыялланам. Биредә кешеләр яхшы, үзара дуслар. Монда шәһәрләрне төзекләндерү буенча эш тә күп булачак. Ә аңа кадәр барлык җирне, басуларны, юл буйларын миналардан чистартырга кирәк булачак, — ди ул.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.