+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 сентябрь 2023, 16:35

"Аның оптимизмы, нурлы елмаюы мәңгегә истә калачак..."

Бүген Аскын районында СВО хезмәткәре Ринат Фәхрисламов белән хушлаштылар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов социаль челтәрләрендәге рәсми битендә хәбәр итә.

"Аның оптимизмы, нурлы елмаюы мәңгегә истә калачак...""Аның оптимизмы, нурлы елмаюы мәңгегә истә калачак..."
"Аның оптимизмы, нурлы елмаюы мәңгегә истә калачак..."

Бүген Аскын районының Билгеш авылында махсус хәрби операциядә катнашучы ирекле хезмәткәр, кече лейтенант Ринат Фәгаметдин улы Фәхрисламов белән хушлашу булды.

Герой агымдагы елның 5 сентябрендә махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган.

"Аның турында үткән заманда язу кыен. Ул ачык күңелле, ярдәмчел кеше иде. Аны шәхсән беләм, аның белән күп тапкырлар аралаштым. Аның оптимизмы, нурлы елмаюы, яхшыга ышануы, Русиянк яратуы, үз илен яклау теләге мәңгегә истә калачак. Хатынының, әнисенең, кызларының, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам", - дип яза Динис Йосыпов социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Ринат Фәхрисламов Шәйморатов исемендәге ирекле батальон сафларына ирекле хезмәткәр булып беренчеләрдән теркәлгән. СВО зонасында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен август аенда Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Бу аның бердәнбер бүләге түгел, ул Чечня кампаниясендә катнашкан. Эчке эшләр министрлыгының ОМОН органнарында да хезмәт иткән.

Героебызның туганнары һәм якыннарының кайгысын без дә уртаклашабыз.

Фото: askino.info

Автор:Денис Таваев
Читайте нас