

Рузилне мобилизацияләгәндә, аның хатыны өченче балага йөкле була, һәм чакырудан кичектерелергә хокукы булмый. Әмма гаиләдә өченче бала тугач, ул Оборона министрлыгы директивалары нигезендә өлешчә мобилизациядән азат ителү мөмкинлеге ала. Мобилизацияләнгән кешенең хатыны барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итә, ләкин нәтиҗәсез.
Май аенда ул Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькинага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Парламентарий мөрәҗәгатьне махсус контрольгә ала.
"Мин хәрби прокуратурага мөрәҗәгать җибәрдем. Берничә ай тикшерүләрдән һәм зур эш башкарганнан соң, безгә күптән көтелгән җавап килде - Рузилне мобилизацияләү турындагы карар гамәлдән чыгарылды, аңа кичектерү хокукы бирелде", — дип сөйләде депутат.
Бүгенге көндә Рузил СВО зонасыннан гаиләсенә кайткан. Хатыны белән бергә алар өч ул тәрбиялиләр: олысына - 10 уртанчысына - 8 яшь, кечесенә нибары 4 ай. Кичә депутат баланың тууы һәм гаиләнең әтисенең кайтуы белән котларга кунакка килгән, гражданлык бурычын намуслы үтәгәне өчен гаилә башлыгына рәхмәт белдергән.