+19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
14 сентябрь 2023, 11:06

Мобилизация чорында фронтка нинди авырулар белән алмаячаклар?

Бу хәбәрне Русия Оборона министры Сергей Шойгу белдерде.

Мобилизация чорында фронтка нинди авырулар белән алмаячаклар?
Мобилизация чорында фронтка нинди авырулар белән алмаячаклар?

Русия оборона министры Сергей Шойгу физик мөмкинлеге чикле дип танылган гражданны мобилизация, хәрби хәл һәм хәрби вакыт чорында хәрби хезмәткә чакырырга ярамаган авырулар исемлеген раслаган боерык имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

"Башинформ" агентлыгына билгеле булганча, исемлек 26 пункттан тора. Диагнозлар арасында: I типтагы шикәр диабеты, ВИЧ, уртача авырлыктагы бронхиаль астма, бер күзнең күрү үткенлеге 0,09 һәм аннан түбәнрәк, буыннардагы хәрәкәтләрне уртача чикләүче җәрәхәтләр нәтиҗәләре һәм башкалар бар.

Бу боерык хөкем ителгән русиялеләргә контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә рөхсәт итүче законны гамәлгә ашыру өчен эшләнгән, дип әйтелә боерык проектының аңлатма язуында.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: