

Башкортстаннан мобилизацияләнгән “Грач” позывнойлы сугышчы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүе турында сөйләде. Тумышы белән “Грач” Куергазы районыннан. Үзенең позывноен сугышчы хәрби училищеда укыганда ала, анда аның барлык иптәшләренең “кош” фамилияләре булган. Ир-егет хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итүен белдерә, әмма беркайчан да хәрби конфликтларда катнашмаган. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ул повестка ала һәм икенче көнне хәрби комиссариатка бара. Аның өч баласы бар, ләкин ул үз карарына бер тапкыр да үкенмәгән.
– Мин Бахмут авылында туганмын, аның янында Токмак авылы да бар. Димәк, биредәге торак пунктларның атамалары минем туган төбәккә туры килә. Шуңа күрә бу җирне чит дип саный алмыйм. Бу – безнең җир. Гомеремнең яртысын Башкортстанда үткәрдем, 17 яшемдә чыгып киттем, хәрби училищега укырга кердем. Ләкин мин Башкортстаннан мобилизацияләндем. Шәйморатов кебек. Арытаба “Башкортостан” полкына эләктем, – ди “Грач”. – Минем өч балам бар. Бармаска мөмкинлек бар иде, ләкин минем улым үсә. Мин аның өчен үрнәк булырга тиеш. Без бит үзебез өчен генә түгел, ә ата-бабаларыбыз, киләчәк буын өчен дә җаваплы. Шуңа күрә һич икеләнүсез алгы сызыкка киттем. Гомумән, һәр ир-егет безнең җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш, дип уйлыйм.
“Грач” генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән. Ул бүләк белән горурлана, чөнки легендар комдивны үзенә маяк итеп куя.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Фото яугирнең шәхси архивыннан.