+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 сентябрь 2023, 15:25

Батырлар онытылмый!

Районда яугирләргә хөрмәт зур. Шушы көннәрдә Вотская Ошья авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Харисовка мемориал такта ачылды. Әлеге зур булмаган авыл – Русланның әти-әнисенең авылы.

Батырлар онытылмый!
Батырлар онытылмый!
Русланга тактаташ ачу башлангычы белән авылдашлары чыккан, алар кирәкле күләмдә акча җыеп, бу эштә башлап йөргән. Кече сержант Руслан Харисов 2022 елның сентябрендә махсус операциягә китә, ә агымдагы елның мартында һәлак була. Якташлары аның батырлыгын онытмый, шушы көннәрдә Русланның әти-әнисенә улларының Шәйморатов ордены тапшырылды.

Бу көнне Русланны барысы да батыр буларак искә алды, аның белән бәйле истәлекләрне яңартты һәм аның әти-әнисенә чын ул тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде, аларга, шулай ук тормыш иптәшенә, балаларына сабырлыклар теләде.

Шулай ук районның Асаудыбаш авылында Әфганстан сугышында катнашкан батыр яугир Рәфис Арслановка тактаташ ачылды. Аның хезмәттәшләре бу башлангыч белән чыкты һәм “Воинское братство” җәмәгать оешмасы белән берлектә Рәфис Рәфим улы яшәгән йортка истәлекле такта урнаштырды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: