+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 сентябрь 2023, 17:45

Радий Хәбиров: "Алар һәрчак безнең күңелләрдә"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты.

Радий Хәбиров: "Алар һәрчак безнең күңелләрдә"Радий Хәбиров: "Алар һәрчак безнең күңелләрдә"
Радий Хәбиров: "Алар һәрчак безнең күңелләрдә"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген СВО зонасында батырларча һәлак булган Тимур Нухов, Зөфәр Вахиев, Денис Пихтовников, Фидан Йосыпов һәм Айрат Фазлытдиновның гаиләләре белән очрашты. Алар барысы да батырларча һәлак булганнан соң Русия Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнгәннәр.

Радий Хәбиров һәлак булган балтачлыларның гаиләләренә генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.

- Алар һәрчак безнең күңелләрдә. Район хакимияте һәрвакыт сезнең белән элемтәдә булырга һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук Балтач районында яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас