

Менә озату көннәре дә килеп җиткән.
«Артурымны тагын озаттык. Кадерле кешене озатулар һәрвакыт авыр инде. Башка төрле уйлар килә. Аллаһы теләсә барсы да яхшы тәмамланыр. Ялда гел бергә булдык, бергә эшләдек. Артурыма багышланган җыр тамашачылар хозурына чыгардык. Хәзер күңелдә моңсулык… Гастрольләргә, тамашачылар янына чыккач, бу сагыну, сагыш бераз басыла инде. Артурым да, башка егетләр дә гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде», – дигән җырчы «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә.
Амин, изге теләкләрең кабул булсын, Иркә!