

Бу иртәдә "Уфа-Арена" каршындагы мәйданда халык күп булды. Башкортстанда яшәүче берничә йөз кеше туган ягыбызның яңа көньяк чикләренә кадерле һәм яраткан егетләрне озатырга килде.
Башкортстанның "Движение первых" балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре солдатларга мәктәп укучылары язган хатлар тапшырды. Бу хатларда бик күп яхшы сүзләр, теләкләр, хәтта балачак хыяллары язылган. Әлбәттә, барлык солдатларның өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп язган иң мөһим юллар да бар.
- Аның өчен бик борчылабыз. Ул бик яшь. Узган ел армиядән генә кайтты, ике ай Уфада булды. Аннары өлешчә мобилизация башланды, - дип сөйләде озатучыларның берсе Валентина Решетникова.
Арытаба хәрбиләргә туганнары белән саубуллашыр өчен 10 минут вакыт бирелде.
Фото: mgazeta.com