+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 сентябрь 2023, 10:05

"Тыңлаган саен елыйм..."

Башкортстанда "Йөрәк сүзе" бәйгесендә СВОда һәлак булган биюче Илнар Хәтмуллинга багышланган шигырь җиңгән иде.

"Тыңлаган саен елыйм...""Тыңлаган саен елыйм..."
"Тыңлаган саен елыйм..."

Шагыйрә Әнисә Галинаның «Нуры калды сибелеп» дигән шигырен Варис Искужин укыды.

«Барлык халыкны зар елатты Илнар хакында килгән кара хәбәр. Бу егет турында кем дә булса йөрәк сүзен әйтергә тиеш иде, аны син әйттең, Варис!

Синең кыска гына, кычкырмыйча, мәгънәле паузалар аша үзәккә үткәреп, аңга сеңдереп, уйландырып, хисләндереп сөйләвең тамашачы йөрәген телгәләде һәм сызландырды. Алар, күз яшьләрен тыя алмыйча, синең чыгышыңны дәррәү басып алкышлады.

Тамашачылар арасында яралы күңеле рәхмәт хисләре белән тулган Илнарның әнисе Лариса да бар иде. Без улын югалткан әниләрнең кайгыларын, күпмедер вакытка гына булса да, синең йөрәк сүзең аша уртаклаша алдык, рәхмәт сиңа, Варис!» – дип язган әлеге бәйгене оештыручы Наилә Сәфәргулова.

«Тыңлаган саен елыйм»; «Илнарга аталып язылган. Елатты. Чын йөрәк сүзе», – дип язганнар социаль челтәрдә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас