“Ир-егет”, “Әти”... Бу төшенчәләргә никадәр мәгънә сыйган! Көчле дә ул, акыллы да, азсүзле, төпле фикерле, изге күңелле һәм гаделлек яратучы. Нинди генә хәлдә калсак та, гаиләдәге кечкенә проблемамы ул, әллә инде ил өстенә төшкән авырлыклармы — һәрвакыт шушы көчле затларга таянабыз. Ә алар беркайчан да сынатмый. Гомумән, безнең ир-егетләргә авырлыклар алдында баш ию яисә артка чигенү хас түгел.
Махсус хәрби операция башлангач та бу ачык күренде. Әле рәсми рәвештә мобилизация башланганчы ук республикада яшәүче бик күп ир-егет үз теләге белән илне сакларга китәргә теләк белдергән иде.
— Әлеге хәрби бәрелешләр башлангач та китәргә уйлаган иде, эшеннән җибәрмәделәр. Ул шундый кеше — уйлаган икән, эшне ахырына җиткергәнче тынычлана алмый. Теләгенә иреште — инде бер елга якын хезмәт итә, — дип сүзен башлады иренең шушы көннәрдә отпускка кайтуын көтүче Айгөл.
“Солтан” позывнойлы хәрби Сибай шәһәрендә туып-үскән. Аннары Уфада белем алып, тренер булып эшләгән. Спортчыларга хас булган көчле характер, чыдамлык кебек сыйфатлар бизи аны. Ул беркайчан да авырлыклар алдында баш имәскә өйрәнгән. Нәкъ шундый сыйфатлар хәрби зонада кирәк тә инде.
— Былтыр октябрьдә Пензада хәрби әзерлек үтте. Әлеге вакытта Донецк республикасында мотоукчылар батальонында хезмәт итә. Апрельдә ялга кайткан иде. Тиздән, насыйп итсә, тагын очрашачакбыз, — ди аның хатыны.
Әлеге матур гаиләдә 3 бала тәрбияләнә. Өлкән уллары инде үзе күптән әти булса, уртанчы кызлары һәм уллары әле мәктәптә укый.
— Инде үзе картәти булган кеше ул. “Мин башкача булдыра алмыйм. Мин анда булырга тиеш”, — диде. Көн саен аралашып торабыз. Безнең белән аралашканда күтәренке рухта булуын һәм җиңү белән кайтачагын әйтә.
Күңелдә бары бер теләк: исән-имин җиңү белән әйләнеп кайтсын! Әле аны каршы алырга балалар белән әзерләнеп йөргән чагыбыз. Балаларыбызга, чыннан да, үрнәк әти ул. Мин дә шундый ир-егет белән яшәвемә сөенәм, — ди Айгөл.
Әйткәндәй, “Солтан”ның картәтиләре дә вакытында фашизмга каршы көрәшкән булган. Әнисе яклап картәтисе 1941 елда ук фронтка алына. Ул разведчик булып хезмәт итә. Сугышта ул каты яралана, нәтиҗәдә, сул кулын югалта, ә уң кулының бармакларын снаряд ярчыгы өзә. “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Яралы яугир, Чакмагыш районына кайтып, урындагы колхозда тәүдә — бухгалтер, аннары колхоз рәисе булып эшли.
Кызганычка каршы, әтисе яклап Солтан исемле картәтисе кыска гомерле була. Гаиләсенә аның үлеме турында килгән “кара кәгазьне” әле дә кадерләп саклый сугышчының гаиләсе. Анда яугирнең 1942 елның 22 мартында Калинин өлкәсенең Оленин районында башын салганлыгы һәм шунда ук җирләнгәнлеге турында язылган.
— Безгә патриотизм, илне ярату хисе буыннан-буынга бирелгән. Иремнең ни өчен шундый карарга килгәнен дә аңлыйм. Ата-бабаларыбыздан калган мирасны без сакларга тиеш. Алар безгә тыныч күк йөзе калдырып китте. Яугирләребез исән-имин җиңү белән кайтсыннар! — ди Айгөл.
Чыннан да, өйдә сине шулкадәр сагынып көтәләр икән, балаларыңа син, чыннан да, үрнәкле әти икән — барысы да яхшы булачагына шик юк. Шундый шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнгән улларыбыз да чын ир-егет булып үсәчәк!
Гөлия Гәрәева.
Уфа шәһәре.