+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 сентябрь 2023, 08:45

«Ватанны саклаучылар» фонды нәтиҗәле эшли

Агымдагы елның июнь аенда «Ватанны саклаучылар» фондының Уфадагы филиалына һәлак булган сугышчының тол хатыны, өч бала анасы мөрәҗәгать иткән.

«Ватанны саклаучылар» фонды нәтиҗәле эшли«Ватанны саклаучылар» фонды нәтиҗәле эшли
«Ватанны саклаучылар» фонды нәтиҗәле эшли
Аңа һәм балаларга медицина һәм психологик ярдәм кирәк булган. Фонд турында хатын-кызга социаль яклау хезмәткәрләре сөйләгән, алар тиешле адресны да әйткән. Нәтиҗәдә, әни дә, балалар да психологка бара, планда – стресс нәтиҗәләрен бетерү өчен гомум медицина тикшерүе, арт-терапия, шифаханә-курорт дәвалануы.

Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» фонды СВО ветераннарының һәм һәлак булганнарның гаиләләренә тиешле ярдәм чараларын алуда ярдәм күрсәтә. Фондның республика филиалы эше турында тулырак түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://vk.com/public220653548.

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107 адресы буенча урнашкан. Эш вакыты: 9.00дән 18.00 гә кадәр, ял көннәре шимбә, якшәмбе. 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча алдан консультация алырга мөмкин.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас