Озату тантанасы бүген «Уфа-Арена» боз сарае каршындагы мәйданда узды. Солдатларны озатырга аларның туганнары һәм якыннары килгән иде.
Чарада Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов, Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Муллаянов, Башкортстан хәрби комиссарының тыл буенча урынбасары, подполковник Олег Летов катнаштылар.
- Кадерле якташлар! Бүген кыска вакытлы ялдан соң сез янә хезмәт урынына юлланасыз. Башкортстан Башлыгы исеменнән сезгә җиңел юл һәм тизрәк өйгә кайту теләген җиткерәм. Шулай ук Радий Фарит улы сезгә сугышчан хезмәтегез өчен зур хөрмәт сүзләрен җиткерүне сорады. Мин сезгә гади солдат уңышлары телим һәм гаиләләрегез өчен борчылмавыгызны сорыйм. Алар турында кайгырту дәүләт хакимиятенең барлык дәрәҗәләре өчен өстенлекле бурыч булып тора, - диде Александр Лопухов.
Рәсми чыгышлардан соң сугышчыларга туганнары белән саубуллашу өчен вакыт бирелде. Шуннан соң яугирләр юлга кузгалды.
Фото: panoramarb.ru сайтыннан.