+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 сентябрь 2023, 05:50

Нефтекама өч бөркете белән хушлашты

Кичә Нефтекама дәүләт филармониясендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган өч яугир белән хушлашу чарасы узды.  

Нефтекама өч бөркете белән хушлаштыНефтекама өч бөркете белән хушлашты
Нефтекама өч бөркете белән хушлашты
Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.
 
Рядовой Булат Габдрахманов 1983 елның 4 июнендә Нефтекамада туган. 9нчы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 27нче һөнәри лицейда белем ала, аннан соң Башкорт дәүләт университетында икътисадчыга укый. Якыннары хәрби хезмәткәрне әдәпле, тәрбияле һәм тырыш кеше иде, дип искә ала.

Сержант Альберт Латыйпов 1989 елның 4 октябрендә Нефтекамада туган. Узган елның 12 июлендә Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм майор Александр Доставалов исемендәге иреклеләр батальоны сафларына сугышкан.

Рядовой Анатолий Ямиев 1983 елның 30 апрелендә Калтасы районының Кушня авылында туган. Армиядә срочный хезмәт үткән, һава-десант гаскәрләрендә БМП механик-водителе булып контракт буенча хезмәт иткән. Чечня кампаниясендә катнашкан. Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының шәһәр советы составында булган.

Урыннары оҗмахта, гүрләре якты булсын!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас