Аларның ихатасы шау чәчәккә күмелгән. Искиткеч матур, ят гөлләр дә күрдек без анда. Шулай ук, без әлегәчә күрмәгән җимеш агачлары да күкрәп үсеп утыра. Шул чәчәкләр арасындагы йорт та безне елмаеп каршы алгандай булды. Ә инде хуҗалар турында әйтеп тә торасы юк. Чибәр, ягымлы, шулкадәр ихлас Рузиләнең йөзеннән елмаю беркайчан да китмәгәндәй...
...Гәрчә, улың ут эчендә йөргәндә бик җиңел бирелмидер ул елмаеп сөйләшүләр. Менә бер ел инде аларның уллары махсус хәрби операция зонасында. Фашизм калдыклары тар-мар ителеп, җирдә тынычлык урнашканга кадәр ана йөрәге тыныч булмаячак әле.
Уфа районында яшәүче Рузилә һәм Эдуард Садретдиновлар белән очрашканнан соң шундый уйлар килде. Безнең белән күрешү өчен эшеннән бер сәгатькә генә кайткан иде Рузилә. Әни кешенең бала белән бәйле иң бәхетле мизгелләре белән бергә иң авыр вакытлары да хәтерендә кала бит ул. Рузилә әнә шул хатирәләре белән бүлеште.
Мобилизация башлангач, газиз баласы өчен һәр ана борчылгандыр. Рузиләнең дә йөрәгенә шом йөгерә.
– “Мин сау-сәламәт егет. Мин барам!” – дип, ике уйларга урын калдырмады, – ди Рузилә улы турында.
Чыннан да, егет спорт ярата, хоккей, волейбол, футбол уйный, бик актив була. Мәктәпне тәмамлагач, Уфада нефть техникумында укый, аннары “Черкассы нефть үткәргече идарәсе”нә эшкә урнаша. Мобилизация алдыннан җитди, акыллы егетне мастер итеп тәгаенләгән генә булалар.
Армиядә дә бик тыныч булмаган урында – Көньяк Осетиядә хезмәт иткән ул. Мотоукчы. Бүген СВОда таләп ителгән белгеч. Мобилизацияләп, узган елның 30 сентябрендә алалар егетне. Ул оборона частена эләгә.
Мартта ун көнгә ялга кайтып киткән “Садр”. Аның позывное шундый.
– Ялга кайткач, сораштырдык инде, – ди Рузилә. – Телефоннан сөйләшкәндә дә “барысы да яхшы”, “нормаль”, “тәртип” аның. Кайткач та шундыйрак җаваплар булды.
Бернинди зарлану юк, ул булмады да. Киресенчә, безне кайгырта. Бервакыт телефоннан минем сытылыбрак киткәнемне сизеп калган. Кич аның исеменнән бер бәйләм чәчәк китерделәр. Доставкага шалтыратып эшләгән. “Нигә алай иттең?” – дигәч, “Синең кәефеңне күтәрәсем килде”, – диде. Менә шундый инде ул. Көнкүрешләре турында да сорашабыз. Азык-төлек белән өзеклекләр элек тә булмады, хәзер инде продукцияне атнага өч тапкыр китерәләр икән. Әйткәндәй, аларга безнең авыл кияве китерә. Ул анда тәэминатта хезмәт итә.
Гомумән, “Садр”га яудашлар белән “повезло”. Берсе – сыйныфташы. “Ябык кына, бәләкәй генә малай иде. Әле дә шундый. Шул бала да СВОга китте. Улымнан сорашам: ничегрәк, анда аны рәнҗетмиләрме, янәсе. “Әни, кайбер пәһлевандай ирләрне ега сугарлык көчле кеше булып чыкты ул. Акылы, зиһене, рух ныклыгына көнләшерлек”, – дигәч, тынычландым. Кемнең кемлеге илгә хәвеф янаганда ныграк ачыла торгандыр шул.
“Садр” үзе әтисе кебек тыныч холыклы, ирләрчә аз сүзле егеттер. Эдуард миңа шулай тоелды. Гаиләдә тагын ике бала үсә. Икенче уллары Радим да абыйсы тәмамлаган нефть техникумына укырга кергән. Кызлары Элиза 10нчы сыйныфта белем ала.
“Садр”га исә августта 27 яшь тулган. Сөйгән кызы аңа бик матур видео эшләп җибәргән. Әйе, аны яратучы, өзелеп көтүче тагын бер җан бар дөньяда. Җирдә тынычлык урнашкач, өйләнешеп, матур йорт салып керү хыяллары. Бу хыяллар тормышка аша күрсен берүк.