

Белорет районының Зөяк авылында туып үскән, 18 ел Архангель районы мәдәниятенә хезмәт иткән Алмаз Хуҗин интернетта гармун уйнап төшкән видеоязмасы белән танылу алган иде. Ул анда татар-башкорт егетләренә рух күтәренкелеге теләп, гармунда дәртле көйләр уйный, хохолларны да биетергә чакыра.
Кызганыч, 43 кенә яшьлек Алмазның 4 июльдә үк гомере өзелгән. Шушы көннәрдә аның белән Архангель районында хушлаштылар. Батырыбыз туган авылында җир куенына салынды.
Алмазның мәрхүмә әнисенә багышланган шигырен соцаль челтәрдән күпләр елап укый. Ятимлек ачысына әрнешеп яшәгән баласын җиде кат күкләрдә әнисе каршы алгандыр дип ышанасы килә.
Сагыш җыры
Ничәнче ел инде язны ялгыз,
Бик моңаеп каршы аламын.
Болыннардан умырзая җыеп,
Әни каберенә саламын.
Күзләремне йомып, уйга чумып,
Сөяләмен ялгыз каенга.
Бу дөньяда ары яшәр өчен,
Кайдан көч-хәл җыярга?
Күз яшьләре тама, күз яшьләре
Әчеттереп ага яңактан.
Бу дөньядан киткән кешеләрне
Кайтарып булсачы яңадан.
Өйгә кайтсам, анда бушлык кебек,
Кемдер җитми һәрчак янәшә.
Әниемнән калган бер истәлек –
Гармун тынып калган бүлмәдә.
Тузан басмасын дип, ул гармунны
Кулга алам, сузам күреген:
Сагышлы да булып сузылалар
Ятимлектә үткән гомерем.
Өй алдындагы баланны
Кызганам кистерергә.
Бу гомерләр – гөлләр түгел,
Су сибеп үстерергә.
Җир арчыла калын кардан,
Елгалар чыга ярдан.
Язгы судай йөрәк ярсый,
Ходаем, бирче ярдәм.