

Белорет районының Зөяк вылында туган артист, гармунчы Алмаз Хуҗинның яуда һәлак булуы бөтен республиканы тетрәндерде. Аның гармунда уйнап төшергән видеоязмасын йөзләрчә мең кеше караган. Моннан тыш, Алмаз оста биюче дә булган.
— Соңгы сөйләшүдә ул ялгыз бию белән килеп, Гран-при алырга вәгъдә бирде... Тик язмышның без көтмәгән башка планнары булган! Алмас Хуҗин махсус хәрби операциядә һәлак булды. Мин йөрәгемне кулыма тотып, тамашачыларга аның соңгы биюүен тәкъдим итәм... Тыныч йокла, мөлаем, халыкчан замандашым! Урының оҗмахның иң түрендә булсын! – дип яза «Курай» каналы җитәкчесе Рита Өметбаева.
Алмаз Хуҗин махсус хәрби операциягә үзе теләп киткән.
Күңелең кебек, гүрең дә якты булсын, батыр!