Бу хакта "Башкортстан батальоны" телеграм-каналы яза.
"Башкортстан" полкында яңа иҗади кеше. Җырчы Марсель Фәрхетдинов быел җәй махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җыр яздырган. Ул "Әгәр мин кайтсам" дип атала.
Ә күптән түгел ул контракт төзегән һәм хәзер полк сафларында хезмәт итә.
Марсель Караидел районыннан, республика һәм төбәкара музыкаль конкурслар лауреаты.
Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын!