

Медальне Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
- Азат Шамил улына 1нче санлы медаль тапшырыла, мин аны аның өчен махсус сакладым, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Ул бер ел чамасы элек Шәйморатов исемендәге батальонга язылды. Ул бик җитди бурычларны үти һәм безнең барлык мобилизацияләнгән егетләребез, барлык батальоннар белән элемтәдә тора.
Азат Бадранов республика Башлыгына рәхмәт белдерде:
- Радий Фәритович, хезмәтемне шулкадәр югары бәяләгәнегез өчен зур рәхмәт. Ел дәвамында без Сезнең белән элемтәдә булдык, һәрвакыт ярдәмегезне тойдык, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл иттек. Егетләр республика күрсәткән ярдәм өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерүне сорады.
Азат Шамил улы республика Башлыгына СВО зонасыннан сувенир - Донбассның бөтен кайгыларын һәм өметләрен чагылдырган «Сугыштан тынычлыкка» скульптурасын тапшырды. Анда барлык элементлар да чын, автоматы - трофей. Авторы - Донецк остасы Виктор Михалев. Тиздән Уфада аның күргәзмәсе оештырылачак.
- Бөтен идарә командасына, шәхсән Сезгә, Радий Фәритович, барлык район башлыкларына рәхмәт белдерәсем килә. Без (мин моны аерым горурлык белән әйтәм) - барлык муниципалитет башлыклары СВО зонасында булган бердәнбер республика, - дип билгеләп үтте Азат Бадранов. - Башка төбәкләр бездән республикада да, сугыш хәрәкәтләре зонасында да күрсәтелә торган ярдәм чараларын өйрәнә. Кайбер төбәкләр безгә мөрәҗәгать итә, без консультацияләр бирәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Беркайчан да Сәламәтлек саклау министрлыгы белән шулкадәр тыгыз хезмәттәшлек итмәгән идем, көн аралаш Айрат (Рәхмәтуллин - ред.) белән шалтыратышабыз. Хәрби хезмәткәрләребезгә күрсәтелүче медицина ярдәме өчен зур рәхмәт.