

Олег Петров СВОда яраланганнан соң сәламәтлеген ныгытырга кайткан була. 4 октябрьдә Олег Аралбай авылы автоюлында юл-транспорт һәлакәтенә эләгә, ә 5 октябрьдә алган җәрәхәтләреннән дәваханәдә вафат була.
Ул 1996 елның 23 мартында Аралбай авылында туган. 2003-11 елларда Воскресенское авылы мәктәбендә укый, 2011 елда Морак авылы училищесына тракторчы-машинист белгечлегенә укырга керә. Русия Армиясе сафларында Ырынбур өлкәсенең Тоцк шәһәрендә өлкән механик-водитель булып хәрби хезмәт үткән. Аны тәмамланганнан соң, контракт буенча Тоцк шәһәренең 12128 нче хәрби частенда хезмәт иткән. Аннары СВОда катнашкан.
28 сентябрьдә Күгәрчен районының яшь герое, СВОда катнашучы ефрейтор Артем Гыйльмановка 20 яшь тулган булыр иде, ул да сентябрь башында кыска вакытлы ялда булганда юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган.
2021-22 елларда Артем Мәскәү өлкәсенең хәрби частьләренең берсендә хезмәт иткән. Махсус хәрби операция башланганнан соң Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Яшь герой белән хушлашу Новопокровское авылында мәктәп бинасы янында узган.
"Бу безнең район өчен зур югалту. Нинди яшь егетләр! Чын күңелдән аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Алар турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак", - дип язган "Күгәрчен хәбәрләре".
Яугирләрнең урыннары оҗмахта, гүрләре якты булсын!