+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 октябрь 2023, 07:07

“Әтием илебезне якларга китте!”

Йөрәк кушуы буенча Ватан сагына баскан яугир белән сабыйлары гына түгел, туган ил дә чиксез горурлана.Яминәгә – 5, энесе Янгиргә 3 яшь. Бер ел элек әтиләре Г. үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Сабыйларының: “Безнең әти кайда, кайчан кайта?” – дигән сорауларына Илнара һәрвакыт сабыр гына бер үк җавапны кайтара: “Әтиегез илебезне якларга китте. Явыз кешеләрне җиңү белән кайтып җитәр!”Әмма нәниләрнең еракка киткән әтиләрен тизрәк күрәсе килә. Беркөнне Яминә әнисенең итәгенә барып утыра да: “Әйдә, мине кибеткә алып бар. Каләм, дәфтәр алыйк. Мине язарга өйрәт. Әтиемә хат язарга телим”, – ди. Моңа кадәр бер хәреф тә белмәгән кызның әтисенә ашыгыч хат язарга теләвен күреп, Илнара телсез кала. Ә кибеттәге хәл бөтенләй таң калдыра. “Әллә язарга өйрәнәсеңме, молодец, кызым”, дип, сатучы апасы дәфтәр тоттыргач, Яминә, бик җитди итеп: “Әллә әтиемнең кайда икәнен белмисезме? Ул бит илебезне сакларга китте!” – дип, чиратта басып торучы әби-апаларны да шаккатырып куя.

“Әтием илебезне якларга китте!”“Әтием илебезне якларга китте!”
“Әтием илебезне якларга китте!”

Г. – Зианчура районнан. Әтисе Башкортстанда беренчеләр­дән булып оештырылган район ир-егетләр берлеген җитәкли. Аның өч улы да армиядән соң хезмәтләрен контрактчы буларак дәвам иткән. Р.ның контракт хезмәтен тутырып кайтканына әле берничә ел гына үтте, ә Г. белән И. бүген дә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр.
Язмыш Г. белән Илнараны кече яшьтән үк бергә бәйли. Стәрлебаш кызының әтисе Илфат та – Зианчурадан. Илфат абый гомер юлдашын Стәрлебаштан сайлый һәм алар биредә төпләнеп кала. Картәтиләренә кунакка баргач башланган үсмерлек ялкыныннан кабынган мәхәббәт Илнара белән Г.ны бер-берсенә гашыйк итә. Әмма гаилә корганчы шактый сынаулар үтәргә туры килә аларга.

Яше җиткәч, Г.ны армиягә алалар. Соңыннан контракчы булып хезмәт итәргә кала. Чечня кампаниясендә катнаша.
2012 елда отпускка кайткач, Стәрлетамакта авыл хуҗалыгы техникумында укып һәм эшләп йөрүче сөеклесе Илнара янына бер килүендә аңа өйләнешергә тәкъдим ясый.
– Әле дә онытмыйм ул көнне, – дип искә ала Илнара. – “Сугышны да күрдем. Хәзер тыныч тормышта синең белән бергә яшисе, кимендә биш бала әтисе буласы килә”, – диде Г. Гаилә кордык. Хезмәттән кайтып, бераз ял иткәч, Себергә эшкә китте. Үзебезнең өй саласыбыз килде. Вахта алымы белән эшләде. Стәрлетамакта фатир өчен түләп яши идек. 2015 елда Стәрлебашка кайттык. Әниләр белән бер йортта яшәдек. 2018 елда кызыбыз Яминә тугач, башка чыктык. Зур булмаган участокта хәзер үз йортыбыз бар...
Г. Зианчурага әти-әниләре янына ешрак кайтып йөрергә тырыша. Сагынудан бигрәк, авылда өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк.
Узган елның сентябрендә дә ул авылда була. Сабыйлары балалар бакчасына йөри башлагач, ул үзе генә кайтып килергә уйлый.

“27 сентябрь иде, – дип искә ала Илнара. – Авылдан Г. шалтырата. Һәрвакытта да “кояшым” дип дәшә иде. Бу юлы әллә ничек, үземнең күңел дә нәрсәдер сизгән кебек булды.
“Мобилизация башлануы турында хәбәр иттеләр. Бәлки, мин дә китәрмен”, – ди. Аның пропискасы туган авылында иде. Хәрби хәрә­кәтләр ветераны буларак, аны туган районында теркәгәннәр иде. Шуңа да хәрби комиссариатта исәптә анда тора. Хәерлегә булсын, дип җавап бирдем. Биш минуттан тагын шалтырата. “Менә әле генә миңа да чакыру килде, моннан китәчәкбез, киләсезме?” – ди. Улмы соң инде повестка килгәнне көтә торган кеше! Беләм, үз теләге белән китте ул. Безне тынычландырыр өчен генә, повестка килде, дип әйткәндер. Башкача булдыра алмас иде. Аның мондый карары минем өчен борчылу белән бергә эчке горурлык та уята иде”.

Күптән түгел генә машина йөртү хокукын алган Илнара ике сабыен ала да Стәрлебаштан Зианчурага юллана. 400 чакрымга якын араны ничек үтәрмен икән, дип борчылмый ул. Балаларым белән әтиләрен ничек озатырбыз, дигән уйлар тынгы бирми аңа. Әмма Г.ның әллә нинди үлемечле сугышлардан да исән-сау кайтканлыгы тынычландыра аны. Монысы бит шушы сабыйларым бәхете, илнең тыныч язмышы өчен башланган сугыш, дип юата үзен Илнара. Көне дә бит 27 сентябрь! Нәкъ 23 яше тулган көнне, 11 ел элек Чечен Республикасында контрактчы хезмәтен тутырып кайта. Инде шушы шатлыклы көннән соң 11 ел үткәч, тагын үзенең туган көнендә Г. махсус хәрби операциядә катнашучы меңнәрчә солдатның сафын тулыландырырга теләк белдерә.
– Г. хәрби операциядә кайда булуын, ничек хезмәт итүен бер дә сөйләми. “Кызыксынма, нәрсәгә кирәк инде ул сезгә”, – дип кенә әйтә килде. Ул, гомумән, азсүзле кеше. Ниндидер эшне башкарганын да соңлап кына әйтә. Хәтта “позывноен” да белмим. Авылдан бер частьта хезмәт итүче егетләр аша гына хәрби разведчик икәнен ишеттем.
Зианчура районы якташ яугирләр турында бик яхшы китап чыгарган. Г.ның Чечен Республикасында контрактчы булып хезмәт иткәндә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүен дә шул китаптан укып кына белдем. Ярый әле кәрәзле телефон бар: сирәк булса да сөйләшеп торабыз. Исәнлегеңне белдереп булса да хәбәр бир, дигәч, ватсап аша өч-дүрт җөмләле генә хатлар яза башлады. Безгә, бәлки, андагы сугыш хәбәрләрен ишетү кирәкмидер дә, иң мөһиме – тизрәк, исән-сау һәм бары Җиңү белән кайтсыннар! Стәрлебаштан хезмәт итүче хәрбиләрнең хатыннары белән даими элемтәдәбез. Безнең ирләр бер тирәдә хезмәт итә. Һәркөн аралашып торабыз, кемнең нинди хәбәр алуын уртаклашабыз. Мин дә ике сабыем белән бергә горурланам, чөнки ирем, әтиебез Русияне саклый бит! – ди Илнара.

Тугыз ай хезмәт иткәннән соң быел июньдә Стәрлебаштан киткән яугирләрнең отпускка кайтачагы мәгълүм була. Әмма Г. бу турыда беркемгә дә белгертергә теләми. Илнарасы әлеге шатлыклы хәбәрне аралашкан кешеләрдән генә ишетеп кала.

Дүрт яугирне дүртесенең дә хатыны район чигендә каршы ала. Төн булганлыктан, аларның берсе дә очрашуга бәләкәй балаларын алмыйча гына бара. Әмма өйгә кайтуга Яминә дә, Янгир дә йокламыйча, әтиләрен көтеп утыралар. Башта сабыйлар битен сакал-мыек баскан әтиләрен күргәч, бераз ятсынып тора. Бераздан: “Әтием, син безне онытмадыңмы? Ә без юк, сагынып көттек!” – дип, кечкенә Яминә әтисенең кочагына ташлана.

– Отпускта ике атна булды. Әмма көтеп алынган көннәр ике көн кебек тә тоелмады. Г. кайткан төнне балалар бөтенләй йокламады. Бергә рәсем төшерделәр, әкият укыдылар. Яллар арасында балаларга ишегалдында уен мәйданчыгы да эшләргә өлгерде. Безнең бурыч шул инде: газизләребез җиңү белән кайтканчы балаларыбызны сабыр гына тәрбияләргә, яугир ирләребезгә ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Илебезнең иминлеген, тыныч­лыгын алар сакламаса, кемнәр саклар? Иң мөһиме – аларның исән-сау кайтуы, – ди яугир хатыны.
Стәрлебашта иҗади командировкада булганда мин бу хакыйкатькә тагын бер тапкыр ышандым. Район үзәгендә волонтерлар штабы эшли. Аның ишекләре хәтта төнлә дә бикләнми, диләр. Ерак авыллардан килүчеләр биредә фронттагы якташлары өчен, дөресрәге – украин неонацистларына каршы сугышучы Русия хәрбиләре өчен үзләре әзерләгән кирәк-яракны китерә. Биредә үк тегү цехы оештырганнар. Аерым бүлмәдә банкаларга ит тутыралар. Болар хакында гәзитебезнең алдагы саннарының берсендә тулырак та язарбыз әле.

...Г.ны махсус хәрби операциягә озаткач, Илнара да икенче көнне үк диярлек шушы үзәккә килә. Үзе әйткәнчә, гомергә тегү энәсе тотмаган кеше тиз арада фронт өчен төрле кием-салым тегүчеләр төркеменә кушыла. Төп эш урыны район Мәдәният сарае каршында урнашкан Яшьләр үзәгендә булса да, аз гына бушрак вакыты булу белән “Үзебез­некеләр өчен тегәбез!” дигән волонтерлар тегү цехына ашыга. Чөнки Җиңү өчен күмәк тырышлык салучылар арасында үзенең дә кечкенә өлеше булачагына, шуның белән Җиңүне якынайтырга ярдәм итәчәгенә ышана.
Ә Яминә белән Янгир бу көннәрдә сурәт төшерү белән мәшгуль. Инде хәзер кибеттән открытканы үзе дә барып алырга өйрәнгән ул. Көн дә стенадагы хәрби киемдәге фотодагы әтисе белән горурланып, Яминә энесе белән икәүләп, таныган хәрефләрне барлап, илебезне саклаучы әтиләренә хат язалар. Әниләре әзерләгән посылкада алары, һичшиксез, әтиләренә иң кадерле бүләк булачак.
...Ил тарихы гасырлар дәвамында канкойгыч сугышлар шаһиты булган. Әле дә Көнбатыш илләре мәкерле планнары белән илебез тынычлыгына, аның бәйсезлегенә һәм бөтенлегенә куркыныч белән яный. Г. кебек Туган илен яратучы, батыр һәм көчле рухлы яугирләребез булганда, безнең җиребезгә ымсынучыларның җиңеләчәгенә бере­безнең дә шиге юк.

Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас