«Башинформ» мәгълүмат агентлыгына Русия ирекле батальоннарны формалаштыруның үзәк штабында хәбәр итүләренчә, ул алар сугышчыларга тапшырсын өчен бүләкләрен штаб хезмәткәрләренә алып килгән.
"Балаларыбыз сәламәт булып, җиңү белән кайтсын өчен 20 пар җылы оекбаш һәм 20 пар бияләй бәйләдем", - ди Дания Гәрәйшина.
Ул 1935 елда Бөек Ватан сугышы башланганчы ук туган. Салкыннарның нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Ул әни-картәниләренең дә җылы әйберләр бәйләп, совет солдатларына фронтка җибәргәннәрен хәтерли.