

Республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр ике атналык ялдан соң янә алгы сызыкка юл тотты. Озату тантанасы бүген «Уфа-Арена» боз сарае каршындагы мәйданда узды. Солдатларны озатырга аларның туганнары һәм якыннары килгән иде.
- Бүген ике атналык ялы тәмамланган бөтен республика сугышчылары махсус операция уздыру зонасына хезмәт итү урынына китә. Аларга, иң мөһиме, исән-сау әйләнеп кайтуларын, җиңү белән кайтуларын телибез. Бөтен республика исеменнән аларга моны телибез! - диде Башкортстан хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге башлыгы подполковник Александр Кушаков.
Рәсми чыгышлардан соң сугышчыларга туганнары белән саубуллашу өчен вакыт бирелде. Шуннан соң яугирләр юлга кузгалды.
Исегезгә төшерәбез, контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
- хәрби комиссариатка. Аларның исемлеге түбәндәге сылтама буенча;
- контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
- шәхси кабинет аша
Русия Оборона министрлыгының рәсми сайтына: lkg.mil.ru;
- “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле булу яисә контрактчы булу” электрон сервисы ярдәмендә;
- Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер – 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).
Фото: resbash.ru, Ринат РАЗАПОВ