+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 октябрь 2023, 06:55

Контрактчылар – ышанычлы калкан

Тоташ Русиядәге кебек, Башкортстанда да контракт буенча хезмәткә җәлеп итүдә максатлы чаралар тормышка ашырыла. Атап әйткән­дә, һәр районда бу өлкәдә җаваплы кешеләр билгеләнде, җәмәгать урыннарында контракт хезмәтенә язылучылар өчен махсус пунктлар булдырылды.

Контрактчылар – ышанычлы калканКонтрактчылар – ышанычлы калкан
Контрактчылар – ышанычлы калкан

Благовар районында хәзер­ге вакытта әлеге пункт район үзәге Языково авылының Мәдә­ният сараенда урнашкан. Бире-дә кабул итүне график буенча район оешмалары һәм учреж-дениеләре хезмәткәрләре алып бара. Алар контракт хезмәтенә язылырга теләүчеләр белән аңлату эшләре җәелдергән, әңгәмәләр үткәрә, шул ук вакытта, хезмәт шартлары турында җентекле мәгълүмат белән дә таныштыра. Әйтергә кирәк, контракт хезмәте белән кызыксынучылар күп кенә, аерым көннәрдә чиратлар да барлыкка килә, әмма барлык мәсьә­­ләләр дә тиз арада хәл ите­лә, бу юнәлештә һичбер тот­карлык юк.
Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссариаты-ның Благовар районы бүлеге дә контракт буенча хезмәткә җәлеп итүгә үз өлешен кертә. Атап әйткәндә, комиссариат хезмәткәре Юрий Павленко шәх­си әңгәмәләр үткәргәннән соң, контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр Бүздәккә махсус белгечләр карамагына озатыла.
Благовар районы хакимияте башлыгының СВОга моби­ли­зацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре белән үзара бәйлә­нешләр буенча ярдәмчесе Тәнзил Исламов контракт буенча хезмәткә җәлеп итү өлкәсендә төбәктә баш белгеч саналырга хаклы. Ни өчен дигәндә, Әф­ганстан сугышын үтеп, үлем бе­лән күп тапкырлар күзгә-күз очрашып, хәрби туганлыкның кадерен белгән бу иптәш өчен илне саклау — изге бурыч. СВО башлангач, ул Благовар районы делегациясе составында Луганск һәм Донецкның “кайнар нокталары”нда биш тапкыр булырга өлгергән.
— Хәзерге чорда СВОда Благовар районыннан ике йөз­дән артык яугир хезмәт итә, шуларның 140ы — контракт­чылар, — диде ул. — Мин алар­­ның һәр­кайсын исемләп беләм. Соңгы тапкыр Башкортстан олавы составында якташларга гуманитар ярдәм илттек. Атап әйт­кәндә, район халкы һәм оеш­малар җыйган азык-төлек, көн­күреш куллану әйбер­ләре, кием-салым, палаткалар, маскировка челтәрләре тапшырдык. Әйткәндәй, аларны Языково авылы хатын-кызлары әзер­ләде. Шундый бер очрак турында да сөйләп үтим. Бу юлы якташларга оекбашлар да алып барган идек. Языково мәктәбе укучылары алар эченә үзләре язган хатларны салып җибәр­де. Шуларның берсе якташыбыз, батальон командиры, “Хан” кушаматлы яугиргә эләк-кән. Ә ул, тиз арада җавап язып, истәлекле бүләк белән аны безгә биреп җибәрде. Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов белән берлектә “Хан”ның бүләген мәк­тәпкә илтеп, хат авторына тапшырдык. Менә шулай якташлар туган як җылысын тоеп тора.
Благоварның СВО буенча белгече районда контрактчылар, аларның гаиләләренә нинди дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелүе турында тәфсилләп һәм анык мисаллар китереп сөйләде. Мәсәлән, Яңыш авыл биләмә­сенә караган – Йолдыз, Алексеевка, Пришиб авылларыннан булган яугирләр гаиләлә-ренә эшлекле ярдәм күрсәтелә. Алар күп төрле – утын китертү, торак шартларын яхшырту, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү һәм башкалар.
Якташ-яугирләргә гуманитар ярдәм җыю да районда яхшы оештырылган. Тәнзил Исламов бу яктан Алексеевка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Светлана Кунцны, хезмәт­кәр Юлия Артесны телгә алды. “Башкирагроинвест” җәмгыяте дә контрактчыларга шулай ук игелекле ярдәм күрсәтә. Гому­мән, изге гамәлләрдән беркем дә читтә калмый, кулдан килгән­чә тырыша.
Әфганстан сугышы сынавын үткән яугир буларак, Тәнзил Исламов яу кырындагы якташ контрактчыларның сугышчан бурычларын үтәве турында горурланып сөйләде. Алар арасында аның авылдашлары – Таң авылыннан хезмәткә китү­челәр дә бар. Билгеле сәбәпләр аркасында алар позывнойлары буенча гына аталды, болар – “Муха”, “Скала”. Мон­нан тыш, районның Благовар, Пришиб авылларыннан булган конт­ракт­­чы­ларның үрнәк­ле хезмәт итүе билгеләнде. Тоташ алганда, благоварлы-контрактчылар хәрби антка тугры калып, йөк-ләтелгән изге бурычны намуслы үти.

Контракт хезмәтенә ничек язылырга? Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Бердәм белешмә номеры – 117.
Ситуацион үзәк – 122 яисә +7 (347) 218-19 -19.
Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының сайлап алу пункты: Уфа, Революцион урам, 156, тел. +7 (347) 248-29-31.
Якындагы МФЦ офисы.
“Госуслуги” сайтының Контракт буенча хәрби хезмәт бүлеге.


Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Рәсемдә: Тәнзил Исламов.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас