+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 октябрь 2023, 13:40

"Кнопка" алгы сызыкта

Өендә әниләрен 7 яшьлек кызы белән 5 яшьлек улы көтә.

"Кнопка" алгы сызыкта
"Кнопка" алгы сызыкта

Махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә киткән яшь хатын «Бердәм Русия — Башкортостан» гәзитенә биргән интервьюсында алгы сызыкта фикерләү үзгәрә, ә тормыш башка яктан кабул ителә дип таныган.

«Кнопка» позывнойлы хәрби хезмәткәр, алгы сызыкка киткәнче, юрист булып эшли, балалар тәрбияли. Үзенең сайлавын ул фронтта аның дуслары хезмәт итүе белән аңлата, моннан тыш, ул сугышчылар арасында яраланганнар күп булуын белә. "Кнопка"ның беренче медицина ярдәме күрсәтү, авыруларны карау тәҗрибәсе бар, шуңа күрә ул медротага китә.

Хатынны өендә җиде яшьлек кызы һәм биш яшьлек улы көтә. Алар әбиләре белән калган. Ире дә контрактчы, офицер. Бу карар турында белгәч, ул хатыны яклы булган.

"Безнең бурыч — яралыларны эвакуацияләү: госпитальләргә алып китәбез, авыр очракларда — шунда ук операция бүлмәсенә. Билгеле, бөтен җирдә дроннар, юлда тротилны башка ташларга мөмкиннәр. Эш куркыныч, ләкин без аны барыбер башкарабыз. Медицина ротасында - барлыгы 30лап хатын-кыз. Кайберләре - госпитальдә, икенчеләре сугышчыларны кабул итү, реанимация белән шөгыльләнә. Егетләргә ашыгыч рәвештә медицина ярдәме кирәк булса, урманда дежур торучылар да бар. Мине очраткан сугышчылар гаҗәпләнде, тиргәделәр, әмма шул ук вакытта шатландылар да. Күпчелек кеше синең 90 килограммлы яраланган сугышчыны берүзең генә чыгара алуыңны күз алдына да китерә алмый. Ләкин җаваплылык хисе куркудан өстен булганда, көч үзеннән-үзе барлыкка килә. Мин баротравма алдым, бер колагым саңгырауланды. Хәтта бронежилеттагы иконка белән догалар китабы да ватылган. Ләкин барыбер үзебезнекеләргә ярдәм итәр өчен калдым", — дип сөйләгән «Кнопка».

Исән-сау җиңеп кайтырга язсын!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: