

Атап әйткәндә, гаилә башлыгы Тимерҗан Садрислам улы байтак еллар район дәваханәсендә шофер булып эшләгән, аннары хезмәт юлын шул ук һөнәре буенча Бүздәк автотранспорт предприятиесендә дәвам иткән. Җәмәгате Әлфия Зәйнәбетдин кызына да берничә эш урыны алмаштырырга туры килә: районның социаль бүлегендә эшләп ала, соңрак АТПда бухгалтер вазыйфасына күчә. Хәзерге вакытта алар икесе дә лаеклы ялда. Әмма фидакарь намуслы хезмәтләре белән абруй яулап, матур тормыш үрнәге белән якыннарын сокландырып яшәгән, ике бала тәрбияләп үстергән ветераннарның бәхетле картлыклары кайгы-хәсрәткә уралыр дип кем уйлаган...
...Үткән елның мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гыймалетдиновлар йортында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште һәм махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Илмир Гыймалетдиновның “Генерал М. Шәйморатов” орденын әти-әнисенә тапшырды. Әңгәмә барышында республика Башлыгы яугирнең гаиләсенә һәм ата-анасына ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Әйтергә кирәк, вәгъдә анык эш белән ныгытылды, атап әйткәндә, быел җәй Гыймалетдиновларның йортына ремонт ясалды.
– Төзүчеләр бригадасы эшне югары дәрәҗәдә алып барды, – ди Тимерҗан Садрислам улы. – Тәүдә смета төзелде, анда зур гына төзелеш күләме каралган иде. Әйтергә кирәк, йортыбыз искергән иде, ярдәм бик тә вакытлы булды. Бер айдан артык эш барышында фатирның бүлмәләре яңартылды, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылды. Бу уңайдан Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевка олы рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки ул ремонт барышын ныклы күзәтүендә тотты. Шулай ук Башкортстан Башлыгына рәхмәтебез зур, бер сүз белән әйткәндә, мәрхүм улыбызның истәлеген олыладылар. Сүз дә юк, улыбызны кайтарып булмый, бездәге матур үзгәрешләргә рухы шатланадыр аның.
Бу уңайдан шуны да билгеләп үтик: Илмир Гыймалетдиновның гаиләсенә дә матди ярдәм күрсәтелә. Атап әйткәндә, аның хатыны Зилә Рамил кызы, бүленгән средстволарга Уфадан фатир сатып алып, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәреннән бирегә күченгән. Хәзерге вакытта гаиләдә өч кыз тәрбияләнә, иң өлкәне Алина Уфа Фән һәм технологияләр университетында укып йөри, Илмира медицина училищесында белем ала, Айгизә – җиденче сыйныф укучысы.
Зилә Рамил кызы Бүздәк якларыннан, шуңа да туган төбәгендә еш була, Илмирның әти-әниләрен дә элеккечә якын күрә. Гомумән, иренең туып-үскән нигезе аңа бүген дә кадерле. Үкенечлесе исә шул – Илмирның гомере гаять кыска була. Ул 1979 елның 26 февралендә туган. 1997 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлый, аннары шул ук елда Русия Кораллы Көчләре сафына хәрби хезмәткә чакырыла. Ике еллык солдат хезмәтен Тын океан хәрби округында Владивостокта үтә. Армиядән кайткач, Илмир Гыймалетдинов Бүздәк районы эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнаша. Биредә контракт буенча хезмәте тәмамлангач, хәрби хезмәтен Үзәк хәрби округының Чибәркүл шәһәрендәге 90нчы танк дивизиясендә дәвам итә.
– Анда безнең өчен, чын мәгънәсендә, яңа тормыш башланды, – дип искә ала ул чорны Зилә Рамил кызы. – Безгә фатир бирделәр, мин дә әйбәт эшкә урнаштым, балалар да тормыштан бик канәгать иде. 2021 елның 20 ноябрендә Илмир хезмәт иткән частьны тулысынча Брянск өлкәсенә озаттылар. Моның сәбәбе итеп хәрби күнекмәләр башлануы күрсәтелде. Телефон аша даими бәйләнештә тордык. Илмир 3 мартта һәлак булган. Аңлап торам – аяусыз сугыш бара, алгы сызыкта хәл катлаулы. Часть командиры хәбәр итүенчә, Илмир булган танкка 3 снаряд эләгә, экипаждан барысы да һәлак була...
Сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Илмир Гыймалетдинов “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Моннан тыш, ул Русия Эчке эшләр министрлыгы медальләренә ия. СВО каһарманы Бүздәк авылы зиратында җирләнде.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.