+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 октябрь 2023, 15:07

Русия тарихы дөрес сакланырга тиеш

Уфа фән һәм технологиялар университетында “Ата-бабалар истәлегенә лаеклы булачакбыз” дип аталган тарихи фестиваль узды.

Русия тарихы дөрес сакланырга тиешРусия тарихы дөрес сакланырга тиеш
Русия тарихы дөрес сакланырга тиеш
Университетта “Героик Донбасс” дип аталган тарихи күргәзмә дә оештырылган иде. Анда экспонатлар Донбасстан китерелгән. Гомумән алганда, чара Русия тарихына багышланган иде.

– Бүген Көнбатыш илләр Русия тарихын бозарга тырыша. Без моңа юл куймаска тиеш. Шуңа күрә бүгенге чарада студентлар катнашуы аеруча куандыра. Яшьләр тарихи хәтерне сакларга һәм киләчәк буынга дөрес итеп җиткерергә, аңлатырга тиеш, - дип белдерде университеттың Русия тарихы кафедрасы мөдире, Русия тарихи оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рәхимов.

Чара барышында төрле өлкә вәкилләре дә чыгыш ясады. Аларның чыгышлары тарихи презентацияләр белән тулыландырылып барды. Мәдәният министрлыгының төп бурычларының берсе буларак тарихи хәтерне саклау дип белдерде ведомство башлыгы урынбасары Наталья Лапшина.

«Русиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Вадим Курилов фестивальдә катнашучыларга республиканың 2013 елда хәрәкәткә беренчеләрдән булып кушылуын, әмма патриотик җәмгыятьнең эшчәнлеге аның белән генә чикләнмәвен искәртте. «Үлемсез полк» елына ким дигәндә ике дистә акцияне гамәлгә ашыра.

Чара көн дәвамында дәвам итте. Аның кысаларында пленар утырыш узды һәм махсус секцияләр эшләде.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас