22 яшьлек Геройны соңгы юлга озаткан якыннары һәм туганнары арасында аның әтисе Ренат Айрат улы да була.
Бүген ул үзе хәрби хезмәткәр статусын алды һәм шушы көннәрдә СВО зонасына китәчәк. Бу карарны ул улының үлеме турында хәбәр алганнан соң ук кабул итә. Ләкин берникадәр вакыт аңа хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә.
Һөнәре буенча Ренат Айрат улы - эретеп ябыштыручы, әмма хезмәттә ул аңа кирәк булмаячак, чөнки Ренатны штурм отрядына билгеләгәннәр. 42 яшьлек ата вакыйгаларның һәр борылышына мораль һәм физик яктан әзер. Аның өчен иң мөһиме - фашизмга каршы көрәшкә өлеш кертү һәм Хәлил өчен үч алу.
Бу хакта Кырмыскалы районы хакимияте хәбәр итә.