+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 октябрь 2023, 08:55

Җыйган акчасын СВОга ярдәмгә китергән

Илеш районы Югары Яркәй авылының 1нче гимназиясеннән II класс укучысы Артём Нәбиевның гамәле күпләргә үрнәк булырлык.

Җыйган акчасын СВОга ярдәмгә китергәнҖыйган акчасын СВОга ярдәмгә китергән
Җыйган акчасын СВОга ярдәмгә китергән
Ул, СВОда катнашучыларга ярдәм итәргә теләп, ярдәм җыю пунктына 5 мең сум акчасын китергән.

Акчаны ул уен приставкасы сатып алу өчен җыйган булган, ләкин махсус операциядәгеләргә кирәгрәк дип уйлаган.
 
– Артёмга ярдәме  өчен зур рәхмәт. Аның изге эше үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.  Бу – аның әти-әнисенең зур хезмәте! – дип соклану белдергән Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.

Әфарин, Артем! Синең белән бөтен якыннарың, дусларың горурлана!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас