+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 октябрь 2023, 05:15

Хезмәт хаклары арта

Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагыла. Аларга күпме түлиәячәкләр?

Хезмәт хаклары артаХезмәт хаклары арта
Хезмәт хаклары арта

1 октябрьдән үткәреләчәк индекслауны исәпкә алып, СВОда катнашучыларга минималь түләүләр 210 мең сум булачак, дип яза “Красная звезда” гәзите. Басма Русия оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова сүзләренә сылтана.

Шулай ук хәрби пенсионерларның һәм аларның гаилә әгъзаларының пенсия белән тәэмин ителү дәрәҗәсен күтәрү өчен 2023 елда хәрби пенсияләр 10,5 процентка индексланды.

Ә Башкортстанда республика батальоннарында хезмәт итүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары карала. Әгәр СВОга үз ирке белән кушылучы 180 көн хезмәт итсә, республика аңа 200 мең сум түли. Бу хактагы указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел башында кул куйды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас